Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урсай халкы район җитәкчеләре белән очрашты

Атна башында Урсай авылының Җәлил урамында (халык телендә аны тарихи исеме белән - Типтәр урамы дип йөртәләр) яшәүчеләрнең муниципаль район башлыгы белән очрашуы булды. Авылда эш вакытының кызу чоры булгангамы, төш алдыннан үткәрелгән җыенга килүчеләрнең күпчелеге гомерләрен туып-үскән авылларына багышлаган, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр игенчелектә, терлекчелектә эшләгән ветераннар иде. Марсель...

Атна башында Урсай авылының Җәлил урамында (халык телендә аны тарихи исеме белән - Типтәр урамы дип йөртәләр) яшәүчеләрнең муниципаль район башлыгы белән очрашуы булды.

Авылда эш вакытының кызу чоры булгангамы, төш алдыннан үткәрелгән җыенга килүчеләрнең күпчелеге гомерләрен туып-үскән авылларына багышлаган, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр игенчелектә, терлекчелектә эшләгән ветераннар иде. Марсель Шәйдуллин аларның һәрберсе белән кул биреп күрешкәннән, хәл-әхвәл сорашканнан соң, сүз авыл, район хәлләренә күчте. Район башлыгы җыенга килүчеләрне быелгы урак барышы белән дә таныштырды.

- Элеккерәк елларда урсайлылар мул уңыш үстерүдә гел беренчелекне тотты. Сезнең күкрәп утырган иген басуларын күрергә заманында республикабызның беренче Президенты үзе килде, аны тәҗрибә мәктәбенә тиңләде, - диде ул. - Ниһаять, югалткан даныгызны яңадан кайтардыгыз. Элекке "Урсай" хуҗалыгын үз эченә алган "Кәримов Ф.Р." КФХ быелгы уракны районда беренчеләрдән булып тәмамлады. Һәр гектардан уртача 32 центнер уңыш чыкты. Ә элеккеге хуҗалык җитәкчегез, бүгенге игенче-эшмәкәр Равил Бакиров, арендага алган җирләренең гектарыннан 41әр центнер бөртек җыеп алды. Бу сезнең барыгызның да уртак җиңүегез, уртак байлыгыгыз. Димәк, бушка саламын, арзан бәядән кирәк кадәр икмәген кайтарта аласыз дигән сүз. Район күләмендә дә хәлләр куанычлы - урып-җыю буенча республикада беренче урында барабыз. Моның өчен сезнең барыгызга да зур рәхмәт!

Район башлыгының халык белән дустанә аралашуыннан тәэсирләнеп киттеме, заманында 15 ел савымчы, 26 ел дуңгыз караучы булып эшләгән, дәүләт бүләкләренә лаек булган Сәрия апа Насретдинова түзмәде, авылчалатыбрак итеп, үз фикерен әйтеп салды:

- Апаем, син эшли башлаганнан бирле Азнакай Казан телевизорыннан да, радиосыннан да, газеталарыннан да төшми. Районны алга җибәргәнең өчен синең үзеңә рәхмәт!

Ветеранның ихлас күңелдән әйтелгән сүзләре ике якның аралашуын тагын да җанландырыбрак җибәрде шикелле. Халыкның район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, аның урынбасары Наҗәт Нәгыймовка, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнүс Кәримовка, Урсай авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илнур Ярмиевка сорау, тәкъдим, киңәшләре күп җыелган булып чыкты. Сүз аралаш сүз чыгып, сөйләшү сәясәткә - 8 сентябрь - якшәмбе көнне, авыл җирлеге Советына депутат сайлау мәсьәләсенә үк кереп китте. Моның буенча авылның иң мөхтәрәм һәм хөрмәт казанган кешесе - шәхси эшмәкәр һәм шушы авылдан сайланган район Советы депутаты Равил Бакиров төпле киңәшен бирде.

- Депутат мандаты алу өчен тормышка ашмаслыкны вәгъдә итүчеләр күп булыр. Авылның үсеше, халыкның иртәгәсе турында уйланасыз икән, вөҗданыгыз кушканча эш итегез. Барысы да сезнең кулда, - диде өлкән игенче.

Соңыннан район башлыгы урам җыенында катнашкан бер төркем хезмәт ветеранына истәлек бүләкләре тапшырды. Очрашу Азнакай артистлары концерты белән тәмамланды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урсай халкы район җитәкчеләре белән очрашты