Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урсай авылында район көрәшчеләре турниры узды

Узган шимбәдә Урсай авылында берьюлы ике бәйрәм үткәрелде. Аның беренчесе Кышны озату - Язбикәне каршылау булса, икенчесе - биредә традициягә әйләнеп барган район көрәшчеләре турниры иде. Ике чара да бер үк вакытта диярлек башланып китте. Спортчылар авыл мәдәният йортының тамаша залына җәелгән маталарда бил алышырга, осталыкларын сынашырга тотынса, урамда мәктәп...

Узган шимбәдә Урсай авылында берьюлы ике бәйрәм үткәрелде. Аның беренчесе Кышны озату - Язбикәне каршылау булса, икенчесе - биредә традициягә әйләнеп барган район көрәшчеләре турниры иде.

Ике чара да бер үк вакытта диярлек башланып китте. Спортчылар авыл мәдәният йортының тамаша залына җәелгән маталарда бил алышырга, осталыкларын сынашырга тотынса, урамда мәктәп укучылары һәм укытучылар төркеме оештырган Кышны озату - Язбикәне каршы алу бәйрәме гөрләде.

Балалар, аларга кушылып өлкәннәр дә, төрле уеннарда катнаштылар - чүлмәк ваттылар, аркан тартыштылар, галош киеп йөгерделәр, аркылы пычкы белән утын кистеләр, җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Җиңеп чыгучылар бүләкләр алды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре аларны "җырлап" утырган күмер самавырыннан агызып кайнар чәй, тәбикмәк-коймак белән сыйлады. Клуб фойесында мәктәп укучылары көче белән оештырылган шәфкатьлелек ярминкәсе узды. Аннан кергән акча Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәл алдына утырту өчен лалә чәчәкләре суганчасы алуга тотылачак икән.


…Ә бу вакытта залда заманында күп тапкырлар Сабан туе батырлары булып танылган Рәис Кәримов һәм Рәфис Ярмиев истәлегенә оештырылган милли көрәш ярышлары кызганнан-кыза барды - районыбызның унбишләп, күрше республиканың Куштирәк авылыннан, Азнакайның 9 нчы урта мәктәбеннән, "Дельфин" спорт комплексыннан килгән көрәшчеләр бил алышты.

Араларында Урсай авылының иң яшь көрәшчесе - әле балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә генә тәрбияләнүче, Рәис Кәримовның оныгы Илһамнан алып, ил күләмендәге ярышларда район данын яклаган пәһлеван Илдар Алтынбаев та бар иде.


Ун авырлык үлчәме буенча уздырылган ярышлар биш сәгатькә якын барды. Ниһаять, күптән көттергән вакыт - җиңүчеләр исемен игълан итү мизгеле килеп җитте. Районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе, ярышларның баш хөкемдары Рәфис Миңнеханов 28 килодан җиңелләрдән алып 85 килограммнан авыррак үлчәмдәгеләр арасында җиңеп чыгучыларның исемен атый.

Балалар һәм яшүсмерләр арасында Илфат Миңнегалиев, Илһам Кәримов, Рияз Харисов, Равил Сабирҗанов, Айдар Гарипов, Илназ Әзһәмов, Ислам Кәримов, ир-егетләрдән Артур Солтанов, Илшат Муллаянов, Гөлүс Борһанов һәм авыр үлчәмдә чыгыш ясаган Айдар Алтынбаев турнир батыры исеменә лаек булды.


Командалар арасында призлы урыннар Азнакайдагы 9 нчы мәктәп, Тымытык авылы, "Дельфин" спорт комплексына бирелде.


Мөслим авылында туып үскән, Урсай авылы, район Сабан туйларында мәйдан тоткан танылган көрәшчеләр истәлегенә багышлап уздырылган быелгы турнирда катнашучы барлык спортчыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрик итте, аларга район данын үстерү буенча алга таба да уңышлар теләде, келәм батырларына җиңүче медальләре, Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.


Тантанада Рәис Кәримов һәм Рәфис Ярмиевнең тол хатыннары, ул-кызлары, оныклары, якын туганнары, милли көрәшкә мөкиббән булган авыл халкы катнашты. Якташларыбыз - "Болгар" радиосының "Парлы шоу" төркеме артистлары Гүзәл һәм Салават Миңнехановлар аларга үзләренең иң матур җырларын бүләк итте.


Наил АБДУЛЛИН

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урсай авылында район көрәшчеләре турниры узды