Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманайның уңган кызлары

- Тормышта төрле хәлләр була бит ул. Күңелсезләнгән, җанның әрнегән вакытлары да күп. Тик менә шушы малкайлар янына килеп кереп, аларның юеш борыннары белән кулларыңа орынуы була, барлык борчуларың эреп юкка чыга да куя, үзеңнән-үзең елмаеп җибәрәсең, - ди "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Урманай терлекчелек фермасы бозау караучысы Раушания Маджидова. Мондый...

- Тормышта төрле хәлләр була бит ул. Күңелсезләнгән, җанның әрнегән вакытлары да күп. Тик менә шушы малкайлар янына килеп кереп, аларның юеш борыннары белән кулларыңа орынуы була, барлык борчуларың эреп юкка чыга да куя, үзеңнән-үзең елмаеп җибәрәсең, - ди "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Урманай терлекчелек фермасы бозау караучысы Раушания Маджидова.

Мондый да ихлас һәм матур сүзләрне үз эшен, малларны чын күңелдән яраткан кеше генә әйтә аладыр. Агрофирмада чыннан да иң уңган, иң булган терлекчеләр эшли. Шуңа да хуҗалык терлекчелек продукциясе җитештерү буенча районда беренчеләр рәтендә бара. Бу көненә 700-750 шәр гр үсеш алучы бозау караучы Раушания Маджидова; 16-17шәр литр сөт савучы Римма Сәлихова, Әлфия Гыйльманова, Мәүлидә Лотфуллина, Разия Абдуллина кебек терлекчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Өч дистә ел гомерен терлекчелеккә багышлаган Римма өчен узган ел аеруча истәлекле булган. Ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

- Кызларыбыз бик уңган безнең, - ди Урманай фермасы мөдире, 34 ел терлекчелектә эшләүче тәҗрибәле белгеч Зөһрә Ибраһимова. - Малкайларны кечкенә баладай тәрбиялиләр. Шуңа да терлекләребез көр, пакъ, эш урыннары да чип-чиста, күрсәткечләребез дә югары.

Рәсемдә: Уңган-булган мал җанлыклы кызлар: Римма Сәлихова, Әлфия Гыйльманова, Раушания Маджидова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урманайның уңган кызлары