Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урман янгыннарын булдырмас өчен

Урман янгыннары нигездә иртә яздан соң көзгәчә дәвам итә. Кояшлы көннәр һәм көчле җил кар катламын тиз киптерә һәм ут чыгу куркынычын тудыра. Кар киткәннән соң яңгырларның озак яумый торуы да янгынга китерергә мөмкин. Ул кагыйдә буларак, коры чорның 6-10 нчы көнендә чыга. Урман янгыннары табигый (яшен сәбәпле) һәм антропоген...

Урман янгыннары нигездә иртә яздан соң көзгәчә дәвам итә. Кояшлы көннәр һәм көчле җил кар катламын тиз киптерә һәм ут чыгу куркынычын тудыра. Кар киткәннән соң яңгырларның озак яумый торуы да янгынга китерергә мөмкин. Ул кагыйдә буларак, коры чорның 6-10 нчы көнендә чыга. Урман янгыннары табигый (яшен сәбәпле) һәм антропоген төрләргә бүленә. Яшен сәбәпле чыккан янгыннар барлык ут чыгуларның 7- 8 процентын гына тәшкил итә. Урманда чыккан ун янгынның тугызы кешеләрнең саксызлыгы белән бәйле. Ә янгыннар ел саен миллионлаган гектар урманны санаулы вакыт эчендә юк итәләр.

Көннәр җылытуга, урманга чыгучылар да күбәя. Шуңа да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл саклау таләп ителә. Учак якмаска (яккан очракта ныклап сүндерергә), тәмәке төпчекләре ташламаска, коры үлән яндырмаска, урманга мотоцикл белән чыкмаска (аннан чыккан очкын да янгын чыгуга сәбәп була) кирәк. Ә инде торфлы урыннарда аеруча саклык сорала. Янгын чыганагын күрсәгез, тизрәк хәбәр бирегез: шәһәр телефоныннан - 01, кәрәзле телефоннан - 101 һәм 112 гә (экстрен чакыру) шалтыратыгыз. Бәла-каза көтмәгәндә килә. Шуңа күрә һәрбер гражданин янгыннарны сүндерү кагыйдәләрен дә белеп торырга тиеш. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар һәм ут чыгуда гаеплеләр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла.

Азнакай районы янгын күзәтчелеге бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урман янгыннарын булдырмас өчен