Урланган балачак
Ниләр генә күрми адәм баласы. Ничә еллар күңелне тырнап торган бер вакыйга хакында язарга булдым әле.
Ниләр генә күрми адәм баласы. Ничә еллар күңелне тырнап торган бер вакыйга хакында язарга булдым әле. Бу хәл 1948 елның июль аенда була. Миңа ул вакытта – 11 яшь.
Әти сугыштан япон сугышы беткәч кенә кайтты. Әзрәк тормышлар рәтләнә башлаган чак. Кибеттә талоннар бетеп, ипине ирекле сата башладылар. Әтине сельпога чакырып, ипи пешерергә билгеләделәр. Әни колхозда эшләп йөри. Бервакыт җәйнең матур көнендә бөтен халыкны клубка җыелышка җыялар. Ипи пешергән җирдән әтине дә кереп алалар, бригадир әнине дә алып китә. Шунда ук Шәйдулла абзый Гарифуллинны эш урыныннан алып кайтканнар. Улы Зәкуан белән кызы Бибисаймә апаны да алып килгәннәр. Җыелыш башланган.
Колхоз рәисе: “Менә шундый указ килде, авылдан берничә гаиләне башка төбәккә җибәрергә кирәк. Без уйлаштык та Гарифуллиннар белән Гәрәйшиннар гаиләсен җибәрергә булдык”, – дип сүз башлаган.
Халык аптырап кала, “Ничек?”, “Кая?” дигән тавышлар ишетелә. “Кем дә кем риза булмаса, үзен җибәрәбез”, – дип бик каты чыга рәис. Халык аңышып җиткәнче кул күтәрәләр...
Әни һаман кайтмагач, мин пекарняга кереп: “Әти кая?”, – дип сорадым. Әти белән эшли торган Разыя апа: “Бар, әтиеңне чакырып кил, ул – клубта, ипи чыгарасы бар”, – диде. Барсам, ике ишектә дә милиция тора. Бер кешене дә кертмиләр, чыгармыйлар да. Әти янына керә алмадым, елап кайтып киттем. Караңгы төште, сеңлемне җитәкләп бабайларга киттем, шунда безгә: “Аларны җыелыштан ук милиция алып китте”, – дип әйттеләр. Икенче көнне сеңлем белән алар яткан бина артына барып әни һәм Бибисаймә апа белән тәрәзә аша сөйләштек, алар да елый, без дә елыйбыз.
Алар: “Озак тотмаслар, чыгарырлар, безнең бер гаебебез дә юк бит”, – диделәр. Юк шул, чыгармадылар. Бер атна, ун көнләп үткәннән соң, аларны милиция белән өйгә алып кайтып, әйберләрне җыйнарга куштылар. Бер сандык, бер төенчек урын-җир әйберләре әзерләделәр. Ниһаять, безне җибәрәсе көн билгеләнде. Полуторка машинасына әйберләрне төяделәр. Урамга халык җыелды, ап-ак сакаллы 85 яшьлек бабайның, туган-тумачаларның елап калганы әле дә хәтеремдә. Ул шуннан соң озак та үтми вафат булды. Халык елый, кайсысы әзме-күпме күчтәнәч суза, саубуллаша.
Әти гармунда уйнап җибәрүгә Шәйдулла абзый җыр сузды. Аның шушы сүзләре минем йөрәгемә сеңеп калган: “Маңгайларга язган язмышларны сыпырып ташлап булмый кул белән”. Шулай итеп, без 8 елга Тымытык авылын калдырып чыгып киттек.
Безне ике милиционер озата барды. Бөгелмә төрмәсенә китереп төшерделәр, ир-атларны бер бүлмәгә, ә хатын-кызларны, бала-чагаларны икенче бүлмәгә кертеп яптылар. Без анда ике атна булдык. Соңыннан тагын машинага төяп, Казанга озаттылар, анда тагын бик күп кешеләр кушылды. Бер составлык кеше җыелгач, безне тимер юл станциясенә алып барып, товар ташый торган вагоннарга төяделәр. Ишекне аз гына һава керерлек итеп йозаклар белән бикләп куйдылар, вагонның бер ягында ирләр, икенче ягында хатын-кызлар, балалар. Туктый-туктый барабыз. Өч көн баргач, бер станциядә туктадык. Ишекләрне ачтылар, чыгарга куштылар. Бу Кемерово өлкәсе Ижморка станциясе иде. Бар әйберләрне алып чыгып бер җиргә җыелдык, килгән кешеләрне тезеп барладылар. Кемнәр генә, нинди генә милләт кешеләре юк иде анда. Безне Шәйдулла абзыйлар белән Тайга станциясенең “17 км” дигән разъездына билгеләделәр. Баракларга урнаштырдылар. Әтине һәм башка ир-атларны урман кисәргә, хатын-кызларны вагон төяргә җибәрделәр. Ә без 4 км ераклыкта урнашкан мәктәпкә җәяү йөреп укыдык. Адәм баласы кайда булса да яшәргә тырыша, җайлаша. Сыер асрадык, бәрәңге утырттык, урманда җиләк-
җимеш җыйдык. Кайтырга гына рөхсәт булмады. Бик сагындык, кайтасыбыз килде. Бервакыт әтиләр Шәйдулла абзыйлар белән сөйләштеләр дә каядыр хат җибәрделәр. Язу килгәннән соң, туган якка кайтырга рөхсәт булды. Мин – алданрак, әтиләр ике ел үткәч кайттылар. Бабайлар нигезенә йорт җиткезделәр, бик матур итеп тормышларын дәвам иттеләр. Әти дә, әни дә юк инде хәзер.
Бәндә каһәрләсә дә, Алла каһәрләмәсен дигән әйтем бар. Безнең урамда күршедә генә яшәгән, безне Себергә озаткан колхоз рәисе бер дә рәхәт күрмәде. Соңгы көннәренә кадәр әтидән гафу үтенде. Әти ачу сакламады. “Әти, син ничек гафу итә аласың, шундый авырлык күреп тә”, – ди идем. Ул: “Дөньяныкы дөньяда бетсен, Аллаһы Тәгалә үзе белер әле”, – ди иде.
Нахакка рәнҗетелеп, сөргендә узган еллар исемә төшсә, бүген дә йөрәгем әрни. Гаделсез кешеләр аркасында балачак елларым әнә шундый мәрхәмәтсез һәм газаплы булып хәтердә калган.
Әдилә Хөснетдинова, Азнакай.
Фото pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев