Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урам хәрәкәтен тәртипкә салырга кирәк

Азнакай прокуратурасы район территориясендә инвалидларга социаль һәм башка инфраструктураларга тоткарлыксыз үтеп керүне тәэмин итү закончалыкларының үтәлешен тикшерде. Тиешле закончалыклар нигезендә җирле үзидарә органнары инвалидларга (коляскада, этләр озатуында йөрүчеләрне дә кертеп) бернинди тоткарлыксыз социаль объектларга, шулай ук барлык транспорт, элемтә һәм мәгълүмат чараларыннан (светофорларның яктылык сигналларын тавыш сигналлары белән дубляжлаштыру, транспорт...

Азнакай прокуратурасы район территориясендә инвалидларга социаль һәм башка инфраструктураларга тоткарлыксыз үтеп керүне тәэмин итү закончалыкларының үтәлешен тикшерде.

Тиешле закончалыклар нигезендә җирле үзидарә органнары инвалидларга (коляскада, этләр озатуында йөрүчеләрне дә кертеп) бернинди тоткарлыксыз социаль объектларга, шулай ук барлык транспорт, элемтә һәм мәгълүмат чараларыннан (светофорларның яктылык сигналларын тавыш сигналлары белән дубляжлаштыру, транспорт коммуникацияләрендә җәяүлеләр хәрәкәтен тәртипкә салуны да кертеп) файдалану мөмкинлеге тудырырга тиешләр.

Федераль закончалык җирле автомобиль юлларында юл куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларының (урам-юл челтәре торак пункт чикләрен дә кертеп) җирле үзидарә вәкаләтләренә керүен дә билгели.

Прокурор тикшерүләре уздыру барышында шәһәрдә юл хәрәкәтен тәртипкә салуның ГОСТ таләпләренә туры килмәвен ачыклады.

Мәсәлән, юл чатлары тавыш һәм яктылык сигналларын дубляжлаштыручы җәяүлеләр светофорлары белән җиһазландырылмаган. Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә яшел ут янганчыга кадәр күпме вакыт калуы һәм башка өстәмә мәгълүматлар бирүче санлы таблолар куелмаган. Моннан кала барлык юл чатларында да коляскаларда йөрүче инвалидлар өчен шартлар тудырылмаган. Болар барысы да физик мөмкинлекләре чикләнгән җәяүлеләрнең юл кагыйдәләрен саклауда авырлыклар тудыра, хокукларын чикли.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуроры тарафыннан әлеге хокук бозуларны бетерү һәм ГОСТ таләпләренә туры китерүне таләп итеп 10 дәгъва гаризасы кертелде. Азнакай шәһәр суды тикшерү материалларын карап, прокурор таләпләрен нигезле дип тапты һәм Азнакай шәһәр комитетына бу хокук бозуларны бетерүне йөкләде.

Илнур СӘЕТОВ, Азнакай прокурорының өлкән ярдәмчесе, икенче класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев