Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Унбер укучыга Азнакай муниципаль район башлыгы гранты тапшырылды

Төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларга уку елы азагында Азнакай муниципаль район башлыгы грантын тапшыру күркәм традициягә әверелде. Бу тантана быел 13 майда үтте. Сәләтле балаларны үстерү максатында уздырыла торган әлеге чарада ата-аналар һәм укытучылар да катнашты, алар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. -...

Төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларга уку елы азагында Азнакай муниципаль район башлыгы грантын тапшыру күркәм традициягә әверелде. Бу тантана быел 13 майда үтте.

Сәләтле балаларны үстерү максатында уздырыла торган әлеге чарада ата-аналар һәм укытучылар да катнашты, алар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

- Бишлегә генә уку һәм олимпиадада җиңү - ул зур хезмәт. Сез Азнакаебызның данын яклыйсыз, без сезнең белән горурланабыз. Районыбызның киләчәге нәкъ сезнең кебек тирән белемле, алдынгы яшьләр кулында. Алга таба да уңышлар телим, - диде Марсель Шәйдуллин укучыларга грантлар тапшырып.

Быел олимпиадаларның муниципаль этабында 20 фән буенча 1966 укучы катнашып, 270е җиңүче һәм призер булган. Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында районыбыз данын 78 укучы яклаган, шуның 11е республика күләмендә призлы урын яулаган. Җиңүчеләрнең күпчелеге татар теле һәм әдәбияты буенча - 7 урын. Шуның өчесе - Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән, Фәридә Шәйхелисламова укучылары. Узган ел аның укучысы Рузилә Вәлиуллина татар теле буенча халыкара олимпиадада җиңгән иде. Вахитов мәктәбеннән Маринэ Арутунян, Сарлы мәктәбеннән Карен Григорян (9 нчы сыйныф), Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән Анна Сальникова (10 нчы сыйныф) башка милләттән булсалар да, татар телен әнә шулай татарлар көнләшерлек дәрәҗәдә беләләр.

- Балаларыбыз туган телләрен дә, рус һәм татар телләрен дә өйрәнеп үсәләр. Аларның тырышлыгын күреп, шулай зурлап бәяләгән өчен район җитәкчесенә зур рәхмәтлебез, - ди Алвард Григорян.

Призерлар арасында иң яше - Серегей Михайлов. Ул Азнакай 5 нче урта мәктәбендә 5 нче сыйныфта укый. Математиканы су кебек эчә. Узган ел Бөтенроссия олимпиадасының республика турында беренчелекне яулаган иде.

- Калькулятор кулланмыйм, башны эшләтергә тырышам. Математиканы яхшы белү өчен логика кирәк. Миңа бу фәннән әтиемнең ярдәме зур. Ул ЦКППНда өлкән механик булып эшли, - ди Сергей.

Гомумән, өлкән Михайловлар балаларының укуы белән даими кызыксынып, мәктәп белән тыгыз элемтәдә торалар.

- Быел беренче тапкыр олимпиадаларның мәктәп этабында - бишенче, ә муниципаль этабында 7 нче сыныйфлар да катнашты. Актүбә 1 нче урта мәктәбе исә «Шешмаойл» компаниясе белән берлектә кыр геологиясе буенча ачык олимпиадага команда әзерләү базасы булып тора. Бу җәйдә сәләтле балаларны Кара диңгез буенда төрле профильле сменалар, «Бинилект», «Орбиталь», «Мирас» мәктәпләре көтә, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова.

Соңыннан укучылар муниципаль район башлыгы белән чәй өстәле артында җылы әңгәмә кордылар. Аларны районның киләчәге, аеруча спорт үсеше кызыксындырды. Марсель Шәйдуллин һәр сорауга җентекле җавап бирде, укучыларның фикерләрен тыңлады.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Унбер укучыга Азнакай муниципаль район башлыгы гранты тапшырылды