Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ун көн саен диярлек бер объект...

Соңгы вакытта Азнакай муниципаль районы җирлегендә социаль объектлар төзү һәм файдалануга тапшыру чаралары гадәти күренешкә әйләнеп китте кебек. Әле кайчан гына Митрәй һәм Сукаеш авылларында модульле фельдшер-акушер пунктлары сафка бастырылды, мәктәпләрдә капиталь ремонт уздырылды, авыллардагы мәдәният йортлары яңартылды. Шәһәрнең Җиңү мәйданына куелган ике һәйкәл үзләренең тантаналы төстә ачылуларын көтеп тора......

Соңгы вакытта Азнакай муниципаль районы җирлегендә социаль объектлар төзү һәм файдалануга тапшыру чаралары гадәти күренешкә әйләнеп китте кебек. Әле кайчан гына Митрәй һәм Сукаеш авылларында модульле фельдшер-акушер пунктлары сафка бастырылды, мәктәпләрдә капиталь ремонт уздырылды, авыллардагы мәдәният йортлары яңартылды. Шәһәрнең Җиңү мәйданына куелган ике һәйкәл үзләренең тантаналы төстә ачылуларын көтеп тора...
Болардан тыш, шәһәрнең көньяк-көнчыгыш микрорайонында яңа йортлар салына, булачак балалар бакчасы бинасы диварлары күтәрелеп килә, шунда ук урта белем бирү мәктәбенә нигез салынды. Шәһәр үзәген трасса белән турыдан тоташтыручы асфальт юл төзелде...
Саный китсәң, агымдагы елда башкарылган социаль юнәлештәге эшләрнең очы-кырыена чыкмалы түгелдер, мөгаен. Аларның барысы да халык өчен, биредә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарыла. Микулино авыл җирлегенә караган Благодатное поселогында клубны (залы физкультура-спорт чаралары уздыру өчен дә яраклаштырылган) һәм фельдшер-акушерлык пунктын үз эченә алган күпфункцияле үзәк төзелү дә шуның ачык бер чагылышы.
...Узган якшәмбе көнне әлеге үзәкне авыл халкы файдалануына тапшыру чарасы уздырылды. Тантанага Азнакай муниципаль районы, Актүбә вәкаләтле органы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм вәкилләре, депутатлар килгән иде. Хуҗалар аларны татар һәм рус халыкларының милли ризыклары - чәк-чәк һәм ипи-тоз белән каршы алды. Комплексны ачу вакытында чыгыш ясаучылар бистәдә яшәүчеләр өчен мондый искиткеч үзәк булдыруда ярдәм күрсәтүләре өчен республика, район җитәкчелегенә, нефтьчеләргә, өч ай эчендә бинаны сафка бастырган төзүчеләргә рәхмәтләрен бел-дерделәр. Мөхтәрәм кунаклар үзәк яны аллеяларына агачлар утырттылар, клуб һәм ФАП бүлмәләре белән таныштылар.
Соңыннан Азнакай һәм Актүбә мәдәният йортлары һәвәскәрләре, балалар сәнгать мәктәбе укучылары кунакларга һәм авыл халкына искиткеч матур концерт номерлары күрсәтте.
Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ун көн саен диярлек бер объект...