Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Умартачылыкка игътибар артса, халык грипптан бу кадәр интекмәс иде – эшмәкәр Таһир Бариев

2009 елдан бирле бертуганнары белән умартачылык бизнесын алып баручы эшмәкәр республика бәйгесендә җиңү яулады. (Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Әгәр умартачылык продукциясе турында иртә көздән үк киңкүләм сөйләсәләр, халык грипп белән моның кадәр авырмас иде. Кукмара районы Пычак авылыннан эшмәкәр Таһир Бариев шулай дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ"...

2009 елдан бирле бертуганнары белән умартачылык бизнесын алып баручы эшмәкәр республика бәйгесендә җиңү яулады.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Әгәр умартачылык продукциясе турында иртә көздән үк киңкүләм сөйләсәләр, халык грипп белән моның кадәр авырмас иде. Кукмара районы Пычак авылыннан эшмәкәр Таһир Бариев шулай дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә белдерде. Таһир Бариев Казанда "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек" бәйгесендә "Авыл хуҗалыгы" номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булды.

Әңгәмәдәш өч бертуган Таһир, Дамир, Илһам Бариевларның "Таһир Бариев" крестьян-фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнүен әйтте. "Өч гаилә урмартачылык продукциясе җитештерү һәм аны эшкәртү юнәлешендә килешеп эшлибез. Аңлашылмаучанлыклар юк. Умартачылык нәселдән килә. 1957 елда беренче умартачылыкны Барый бабай оештырып җибәргән. Аннары әти-әниләргә, алардан безгә күчкән, бездән үзебезнең балаларга калыр дип ышанабыз", - дип белдерде Таһир Бариев.

Эшмәкәр умартачылык бизнесы белән 2009 елдан бирле шөгыльләнүләрен әйтте. "Кукмара балы" бренды белән үзебезнең балны сатабыз. Шулай ук балавыз җыеп, сыйфатлы ясалма кәрәз җитештерәбез. Бал уңышының нигезендә яхшы ясалма кәрәз икәнен үзебезнең умартачылар аңлады инде. Без аларга кирәкле әйберләрне алып кайтып бирәбез. Алардан барлык җитештергән продукцияләрен кабул итеп, аны эшкәртеп, базарга чыгарабыз", - дип сөйләде Таһир Бариев.

"Татарстанда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр арта. Без, нигездә, төньяк районнарда эшләүче умартачыларга хезмәт күрсәтәбез. Кукмара, Саба, Балтач, Мамадыш, Чаллы, Азнакай якларына, Киров өлкәсенә, Башкортстанга товар җибәрәбез. Гомумән, умартачылыкка ничек булышып була, шул юл белән барырга тырышабыз. Балны чит илләргә сату турында да уйлыйбыз", - дип белдерде Таһир Бариев.

Эшмәкәр балавыз белән бал ипиенән дарулар ясап базарга чыгару җитми дип саный. "Балавызны бит төнәтмәләр, мазьлар итеп ясап була, аларны дөрес итеп җитештереп, халыкка җиткерергә генә кирәк. Умартачылык продукциясенә реклама җитеп бетми. Халык бит рекламасыз бал продукциясенең файдалы үзенчәлекләрен аңлап бетерми. Хөкүмәттә даруларга көн саен реклама ясыйлар бит. Умартачылык продукциясен көздән үк алга сөрсәләр, халык моның кадәр грипп белән дә авырмас иде. Бу иммунитетны күтәрү өчен яхшы нәрсә. Иммунитеты түбән кеше авыруга тиз бирешә, ә бал иммунитетны күтәрә", - дип белдерде Таһир Бариев.

Эшкуар фикеренчә, кулланучыны җәлеп итү өчен балны чиста, матур савытларга салып сата белергә дә кирәк.

источник: http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/23/131940/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев