Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ул һаман да шундый – тынгысыз

Бу гадәт дигән нәрсә кешегә бер ябышса, китәргә бер дә ашыкмый икән. Гомере буе диярлек авыл хуҗалыгының төрле җаваплы тармакларында эшләү дәверендә җәйләрен кояш белән бергә, кышларын кара таңнан тору гадәте аңа гомерлеккә сеңеп калган, күрәсең. Югыйсә, бүген аның иртәнге нәрәткә барасы, аңа кадәр кырларны, фермаларны урап кайтасы да юк....

Бу гадәт дигән нәрсә кешегә бер ябышса, китәргә бер дә ашыкмый икән. Гомере буе диярлек авыл хуҗалыгының төрле җаваплы тармакларында эшләү дәверендә җәйләрен кояш белән бергә, кышларын кара таңнан тору гадәте аңа гомерлеккә сеңеп калган, күрәсең. Югыйсә, бүген аның иртәнге нәрәткә барасы, аңа кадәр кырларны, фермаларны урап кайтасы да юк. Тормыш йомгагыңның җитмешенче дистәсе сүтелеп бетеп килгәндә тынычлап кына йокла да бит инде. Юк шул, хәтер канатлары Рудис Сәлаховны еракларга, инде шактый сүрәнләнеп, тоныкланып барган үткәннәргә алып кайта, бала чагы, яшьлеге белән очраштыра...

...Менә ул, алтынчы сыйныфны тәмамлаган малай, "пләвәй" булып эшли, атка атланып колхозның иген кырларын саклый. Менә аның малайлыктан егетлеккә "үрмәләгән" чорлары - ул инде комбайнчы ярдәмчесе, иген диңгезен гизә, алтындай бөртекләр суктыра. Аларны Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыган еллар, диплом алу мизгелләре алыштыра.


...Игенче буларак беренче җитди эшчәнлеген ул Сәпәй күмәк хуҗалыгында баш агроном буларак башлый. Ул чордагы танылган колхоз рәисе Салиха Хәмидуллина, баш белгечләр Мөнәвир Кәлимуллин, Кашафетдин Таҗиев аның тормыш тәҗрибәсенә өйрәткән беренче укытучылары була.


Аннары армиягә алына, авиациядә хезмәт итә. Взвод командиры урынбасары дәрәҗәсенә җитә. Шунда ук КПСС сафларына керә, частьның комсомол оешмасын җитәкли. Командирлары хәрби хезмәттә калырга күпме генә кыстасалар да, туган ягына, туган җиренә, туган авылы Кәкре Елгада иген үстерергә ашкына ул.


Энергияле, тынгысыз яшь белгеч җирдә ныклап эшләргә керешә. Ул заманның уңай бер ягы - сәләтле, эш күрсәткән кешене үстерү, тагын да югарырак урынга билгеләү бар иде. Партия райкомы Рудис Сәлаховка хуҗалыкара мелиорация хуҗалыгына баш агроном булып күчәргә тәкъдим итә. Биредә эшләгәндә берләшмәнең матди-техник базасын ныгытуга, эшләүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга күп көч куя ул. Шул елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономлык факультетын тәмамларга да өлгерә.


Алда әле тагын әллә күпме үсеш сукмаклары. Әгерҗедә ике ел колхоз рәисе урынбасары булганнан соң, тәҗрибә тупларга өлгергән җитәкчене район хуҗалыклары арасында иң артта сөйрәлүче "Никитинский" совхозына директор итеп билгелиләр. Биредә дә ул эшен халыкның хезмәт, тормыш-көнкүреш шартларын, хуҗалык икътисадын, аның матди-техник базасын җайга салудан башлый. Нәтиҗәдә, совхоз үзәгендәге йортларга газ кертелә, таралырга дучар ителгән Тетвельево, Алферовка авылларында яңа урамнар калкып чыга, юллар салына, су линияләре уздырыла, терлекчелек фермалары төзелә, техника яңартыла. Яшьләр авылда кала башлый, эшче көчләр арта...


1989 елның февралендә инде Рудис Гыйзди улын колхозчылар "Авангард" күмәк хуҗалыгына рәис итеп сайлыйлар. Биредә 15 еллап җитәкчелек итү дәверендә ул төрле яңарышлар кертә, колхозны алдынгылар рәтенә күтәрә. Хуҗалык җирлегендә узган Татарстан, Россия семинарларында катнашучылар тымытыклылар тәҗрибәсен өйрәнә.


Яше җитеп, лаеклы ялга чыкканнан соң да район тормышы, авыл хуҗалыгы сәнәгате белән араны өзми ветеран. Бер ел дәвамында район башлыгының авыл хуҗалыгы буенча киңәшчесе булып тора. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы эшләре барышында Кәкре Елга, Мәсгут, Илбәк авылларында администрация вәкиле буларак катнаша, үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклаша. Ул шулай ук район ветераннар советында әгъза да булып тора, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре комиссиясе эшчәнлегендә актив катнаша.


...Бу көннәрдә Сәлаховлар гаиләсендә бәйрәм тантанасы хөкем сөрә - гомерен балалар укытуга багышлаган тормыш иптәше Ленара ханым һәм Рудис әфәнде үзләренең туган көннәрен - түгәрәк юбилейларын бәйрәм итә. Гомер офыкларының аяз булуын телик аларга!

Наил МАЛИКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ул һаман да шундый – тынгысыз