Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укытучылар көне белән!

Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары! Күркәм традиция буенча без октябрь башында Укытучы көнен билгеләп узабыз. Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары! Күркәм традиция буенча без октябрь башында Укытучы көнен билгеләп узабыз. Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Безнең һәрберебезнең тормышында укытучы мөһим урын алып тора. Укучыларга йөрәк җылысын салып, сез укырга-язарга гына түгел, дөньяны танып белергә, үз юлыбызны табарга өйрәтәсез, сәләтләребезне ачарга булышасыз. Укучыларның язмышы, илебезнең киләчәге нәкъ менә укытучыларның һөнәри һәм кешелеклелек сыйфатларына бәйле. Сез – безнең мәгариф системасының төп байлыгы. Азнакай педагогларына югары профессионализм, актив гражданлык позициясе, яңалыкка омтылыш хас. Үткәннәрнең зур тәҗрибәсенә таянып, сез эшегездә яңа алымнар кулланасыз, заман белән бергә атлыйсыз, һөнәрегезнең дәрәҗәсен күтәреп, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулыйсыз. Бәйрәмегез уңаеннан иң җылы, изге теләкләрне һәм мактаулы хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм. Алга таба да катлаулы һәм җаваплы эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, бәхет-шатлыклар, укучыларыгызның өметләрегезне аклавын телим.

Марсель Шәйдуллин,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев