Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Укытучы–ветеран Гөлчәчәк Газизова өендә һәр укучысы – кадерле кунак
Укытучы булу һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел. Мәктәптә эшләү өчен укучыларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, кайгы-шатлыкларын уртаклашырга һәм, әлбәттә, ныклы белемле булырга, кешеләр белән уртак тел таба белергә кирәк. Безнең беренче укытучыбыз Гөлчәчәк Газизова нәкъ шундый кеше. Минзәлә педучилищесын тәмамлап, әле генә кулына диплом...
Укытучы булу һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел. Мәктәптә эшләү өчен укучыларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, кайгы-шатлыкларын уртаклашырга һәм, әлбәттә, ныклы белемле булырга, кешеләр белән уртак тел таба белергә кирәк.
Безнең беренче укытучыбыз Гөлчәчәк Газизова нәкъ шундый кеше. Минзәлә педучилищесын тәмамлап, әле генә кулына диплом алган яшь белгечне 1980 елда Уразай авылы мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгелиләр. Авылга яңа укытучы килү турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Тизрәк күрәсе, танышасы килә иде. Гөлчәчәк апа безнең белән танышыр өчен өйләребезгә килде. Кечкенә генә буйлы, сылу гәүдәле, мөлаем, елмаючан апаны беренче күрүдән үк яраттык.
Аның тырышлыгын, безгә төрле яклап белем бирүен, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруын күреп, үзебез дә тәртипкә, җаваплылыкка өйрәндек. Бигрәк тә хезмәт дәресләрен көтеп ала идек. Чиккән кулъяулыклар, аппликация, пластилин, пыялага рәсем төшерүләр - ниләр генә ясамадык без. Дәрестән тыш чараларга әзерлек вакытында кызларга үзбәк күлмәкләре тегеп, бию биегәнебез әле дә кадерле истәлек булып фотода саклана.
Бүген укытучыбыз Гөлчәчәк Газизова туган авылы Әлкәйдә гомер итә. Янында тынгысыз, алтын куллы, тормышны җигелеп тартучы ире Алимас - аның терәге, киңәшчесе. Тигез, матур тормышта ике кыз үстерделәр, өч оныкка куанып яшиләр.
Без дә - беренче укучылары - аларның өендә кадерле кунак. Кайчан барып керсәк тә, ачык йөз, тәмле тел белән каршы алалар. Һәрберебезнең тормышы белән кызыксынып, укыган вакыттагы кызык хәлләрне искә төшерәбез. Фотоальбомнарны караганда, яшьлеген искә төшереп, күзләрендә сагыш катыш шатлык чагыла. Без Гөлчәчәк апа өчен һаман укучылар булып калабыз әле...
Гөлназ һәм Рамил ШӘМСИЕВЛӘР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев