Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укытучым белән горурланам

Мәктәп еллары искиткеч… Еллар узган саен ул чакларын елмаеп искә аласың. Сине укырга, язарга өйрәткән, канат куеп олы тормыш юлына очрыган укытучылар да сагындыра. Мин Азнакай 1 нче мәктәбен 2012 елда тәмамладым. Иң яраткан фәннәрем - тарих һәм җәмгыять белеме иде. Аларны безгә Гүзәл Якупова укытты. Ул безне шулкадәр дәрес...

Мәктәп еллары искиткеч… Еллар узган саен ул чакларын елмаеп искә аласың. Сине укырга, язарга өйрәткән, канат куеп олы тормыш юлына очрыган укытучылар да сагындыра.
Мин Азнакай 1 нче мәктәбен 2012 елда тәмамладым. Иң яраткан фәннәрем - тарих һәм җәмгыять белеме иде. Аларны безгә Гүзәл Якупова укытты. Ул безне шулкадәр дәрес эченә бөтереп алып кереп китә белә иде. Укучылары хәзер дә олимпиадаларда, конкурс һәм викториналарда еш катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Мәктәптә туган якны өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Үземә дә музеебызга мәгълуматлар җыярга туры килде. Ел саен укучыларда гаилә, туган як һәм ил тарихы белән кызыксыну уята торган «Иң борынгы экспонат» дигән бәйге үткәрелә.
Гүзәл Альбертовнаның «ЮНЕСКО» программасы кысаларында үткәрелгән Россия-Кытай проектында катнашуы да безнең өчен горурлык булды. Ул 2013 елда район делегациясе составында Кытайда булып, авыл мәктәпләрендә мәгариф үсеше белән танышып кайтты.
Ике дистәдән артык педагогик хезмәт юлында ирешкән уңышлары күп аның. «Мәгарифтәге казанышлары өчен» медале, «Алгарыш» һәм «Безнең иң яхшы укытучы» грантлары иясе дә ул.
Укучылары яхшы белем алсын өчен көчен һич кызганмый. Бары үз фәнен, эшен шулай чын күңелдән яраткан укытучы гына уңышларга ирешә ала.
Рената Мөхтәруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучым белән горурланам