Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укытучыларга ярдәмгә мастер-класс

Азнакай 2 нче урта мәктәбендә яшь педагоглар, мәктәпләрнең методик берләшмә җитәкчеләре өчен "Сәләтле балалар белән эшне оештыру: белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юл" дигән темага семинар узды. Анда катнашучылар укучылары муниципаль һәм республика олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призлы урыннарга ирешкән укытучыларның дәресләрендә булдылар, остаханәләрдә тәҗрибә уртаклаштылар. Мәктәп директоры Гадилә Һадиуллина сәләтле...

Азнакай 2 нче урта мәктәбендә яшь педагоглар, мәктәпләрнең методик берләшмә җитәкчеләре өчен "Сәләтле балалар белән эшне оештыру: белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юл" дигән темага семинар узды.

Анда катнашучылар укучылары муниципаль һәм республика олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призлы урыннарга ирешкән укытучыларның дәресләрендә булдылар, остаханәләрдә тәҗрибә уртаклаштылар. Мәктәп директоры Гадилә Һадиуллина сәләтле балалар белән эшләү алымнары һәм "Татнефть" ААҖнең "Сәләтле балалар" хәйрия фонды тарафыннан бүләкләнүчеләр мониторингы белән таныштырды. Укытучылар Зөлфия Хәбипова, Анатолий Байков, Фәридә Мөхлисова укучыларны дәрес барышында, фәнни җәмгыятьләрдә тикшерү эшчәнлегенә тартуның яңа формаларын һәм технологияләрен тәкъдир итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев