Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымытык авылы балалары яңа спорт мәйданчыгында рәхәтләнә

Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү федераль программасы нигезендә Тымытык авылында спорт мәйданчыгы сафка басты.

Әлеге программа буенча быел районда 15 авыл җирлегендә 24 объектта 34 млн сумлык эшләр башкарылды. Тымытык авылы балаларына да аның ярдәмендә  бик матур спорт мәйданчыгы кайтарып урнаштырылды. Яңа ел алдыннан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның урынбасары Роза Галеева әлеге социаль объект белән таныштылар. Авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева район җитәкчеләренә һәрдаим ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.

Марсель Шәйдуллин һәм Роза Галеева шулай ук Тымытык авылы балалар бакчасына “Бердәм Россия” партиясе һәм депутатлар исеменнән уенчыклар һәм бүләкләр дә тапшырдылар. Нәниләр бүләкләргә бик сөенделәр, кунакларга үзләре дә бәйрәм ясадылар: шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев