Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тырышканны күрә беләләр

Солтанов Рашат Шәйгәрдан улына РФ Энергетика министрлыгының Мактау грамотасын Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган 5нче нефть һәм газ чыгару цехының тантаналы җыелышында бирделәр. Тантанада район, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелеге дә катнашты. Бу кадәр зурларлар дип үзе дә көтмәгән иде Рашат... Азнакай районының Сарлы авылында Фәүзия апа белән Шәйгәрдан абый...

Солтанов Рашат Шәйгәрдан улына РФ Энергетика министрлыгының Мактау грамотасын Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган 5нче нефть һәм газ чыгару цехының тантаналы җыелышында бирделәр. Тантанада район, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелеге дә катнашты. Бу кадәр зурларлар дип үзе дә көтмәгән иде Рашат...
Азнакай районының Сарлы авылында Фәүзия апа белән Шәйгәрдан абый гаиләсендә өченче бала булып, моннан нәкъ 53 ел элек дөньяга килгән ул. Әтисе аңа алты яшь чагында ишле балалы гаиләне язмыш кочагына калдырып, дөнья белән хушлаша. Шуннан барсының да җилкәсенә "нужа абзый" аягын салындырып, ныклап утыра. Вакытны бушка уздыруның нәрсә икәнен белми үсә Рашат. Хәер, авылда болай да бар кешегә дә эш җитә. Абый белән апа эшләсен, сеңле юсын, дип тора алмыйсың. Кош-кортын да ашатасың, көтүенә дә чыгасың, бакчада чүбен дә утыйсың, печәнен дә әзерлисең...
Кечкенәдән үк шофер буласы килү хыялы белән янды, ашавын да онытып, әнисенең энесе алдыннан төшмичә, көнозын "ГАЗ-51" машинасында, аннан әрҗәле «УАЗ»да йөрде. Стәрле урта мәктәбен (авылларында урта мәктәп юк иде әле) тәмамлау турында документ белән бергә тракторчы таныклыгы да алып чыкканнан соң, туган колхозында тракторда эшләде. Монголиядә хезмәт итеп кайткач та өр-яңа трактор бирделәр үзенә. Кәрәкәшле кызы Илсинәгә өйләнеп, кызлары тугач, Чаллыга абыйсы белән сеңлесе чакыруына ияреп, "КамАЗ"ның двигательләр заводында бәхетен сынап карарга булды. Чит җирдә бәхет табу авыррак булуын аңлапмы, туган җир туфрагы тартканмы, биш елдан кайтып, нефть тармагына - "Азнакайнефть" идарәсенең 5нче цехына (ул чагында ЦДНГ-1, җитәкчесе Владимир Котов) ярдәмче эшче булып урнашты. Инде егерме җиде ел шушында.
Эшкә кергән елларда, яшь чак бит, цех данын яклап спорт ярышларында да катнашты, цехлар арасында оештырылган һөнәри осталык бәйгеләрендә дә көчен сынап карады. Тырышканына күрә бүләкләрне дә жәлләмәделәр үзенә, Мактау грамоталарын әйткән дә юк, кер юу машинасына кадәр бүләк иттеләр.
Цехтагылар белән аңлашып, кулга-кул тотынып эшләгәндә, эш карышмый, дигән фикердә өлкән оператор. Ни дисәң дә, синең җаваплылыкта операторлардан башка, тугыз дистәләп скважинаның туктаусыз эшләвен тәэмин итү дә. Җир астында ниләр бар икәнен белмәсә дә, өстәге оператордан күп нәрсә торганын яхшы аңлый. Вакытында заявкалар бирү, туктаган скважиналарны җибәреп, ватылганнарын ремонтлап эшләсәң, югалтулар бермә-бер аз. Скважиналар төрле җиргә таралган, язгы-көзге пычракларда аларга хезмәт күрсәтү бермә-бер авырлаша. Һәрберсен карап, тикшереп чыгу өчен көненә җәяүләп 12-13 чакрым үтәргә кирәк. Табигатькә караш та катгыйланды, нефтьнең басуга агып ятуына юл куелырга тиеш түгел. Шөкер, аварияләр дә сирәгәйде. "Җитәкчеләр дә нык ярдәм итәләр, - ди Рашат, - кышкылыкка менә "Буран" биргәннәр иде, җәйгелеккә тагын "Квадратцикл" бирәбез, дип торалар. Эш тагын да җиңеләя. Алар ярдәм итмәсә, операторлар гына әлләни булдыра алмас иде. Аннан, коллектив та ныгыды. Моннан биш-алты ел элек бригадада гел яшьләр генә иде. Хәзер алар тәҗрибә тупладылар, чыныктылар. Бер-берсенә таянып, бер-берсен өйрәтеп эшлиләр. Ильяс Хафизов, Марат Закирҗанов, Радик Хәсәншин, Александр Никандров, Хәлил Гатауллин (башка бик күпләрне санарга була) кебек егетләр бик тырышлар, пөхтәлек, тәртип яраталар, нәрсә кушсаң да йөгереп эшлиләр. Мин эшли башлагандагы чор белән чагыштырганда эш шартлары да нык яхшырды бит хәзер: чиста, якты, иркен оператор йортлары, махсус киемнәр ... - эшлә генә. Бу бүләк шул бергәләп эшләү нәтиҗәсе инде ул. Минем бу беренче бүләк кенә түгел инде. Моннан алда З миллиард тонна нефть табылуга багышлап чыгарылган медаль белән дә бүләкләндем. Хезмәтне бәяләгәч, рәхәт инде..."
Цех җитәкчеләре дә: "Тырыш кеше, карусыз хезмәткәр,"- диделәр Рашат Солтанов турында. Әңгәмәдәшем үзе дә: "Безгә эш кенә булсын, кушылганны җиренә җиткереп эшләргә тырышабыз, хәзерге кайбер яшьләр кебек эшкә кермәс борын шунда ук барсын да бирегез дип тора торган буын түгел шул без," - дип елмая...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тырышканны күрә беләләр