Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Тымытыкта ветераннар очрашуы узды
Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләрендәге ветераннар советлары эшчәнлеге белән танышу, үзара тәҗрибә уртаклашу дәвам итә. Кичә район ветераннар советы активистлары һәм авыл биләмәләре ветераннар оешмасы җитәкчеләре катнашындагы делегация Тымытыкта булды. Мәдәният йортында Рушания Идрисова җитәкчелегендәге ветераннар хоры кунакларны җырлап-биеп, ипи-тоз, якты йөз белән каршы алды. Авыл уңганнарының кул эшләре күргәзмәсен, Нәфисә Ганиеваның...
Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләрендәге ветераннар советлары эшчәнлеге белән танышу, үзара тәҗрибә уртаклашу дәвам итә. Кичә район ветераннар советы активистлары һәм авыл биләмәләре ветераннар оешмасы җитәкчеләре катнашындагы делегация Тымытыкта булды.
Мәдәният йортында Рушания Идрисова җитәкчелегендәге ветераннар хоры кунакларны җырлап-биеп, ипи-тоз, якты йөз белән каршы алды. Авыл уңганнарының кул эшләре күргәзмәсен, Нәфисә Ганиеваның Миңнегали абыйның инде ядкарь булып кына калган агачтан сыннар композициясен барсы да аһ итеп, сокланып карады. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кечкенә спектакль дә бер тында барды. Олы сәхнә артистларыннан бер дә ким түгел иде Тымытык ветераннары чыгышы.
-Авылдагы язгы-көзге кыр эшләре булсынмы, райондагы тарихи вакыйгалар, тәрбияви-патриотик чаралар - боларның барсында да иң элек сезнең ярдәмгә таянабыз, - дип башлады сүзен өлкәннәргә район җитәкчелеге исеменнән рәхмәтләрен җиткереп район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин. - "Халык контроле"нең нигезен дә зур тәҗрибәгә ия сез - ветераннарыбыз тәшкил итә. Кайсы гына өлкәдә булсын республикакүләм уңышларга ирешеп киләбез икән, монда сезнең дә зур өлеш, тырышлык ята. Киләчәктә дә сезнең ярдәмгә, акыллы, төпле киңәшләрегезгә өмет тотабыз.
Ул Тымытыкның ветераннар советы урнашкан бүлмәгә истәлекле бүләк - район башлыгы имзалаган сәгать тапшырды. Авыллардагы ветераннар оешмалары рәисләрен гомер буе хуҗалыкта хезмәт куйган өлкәннәрнең биредәге санаторий филиалында ял итүләрен оештырырга чакырды.
Бүлмәнең диварларында авылдашларның үткәне, бүгенге тормышы чагыла. Шулкадәр бай материалларны ничек туплап бетергәннәр диген! Ветераннар советы рәисе Радик Солтанов үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов барсы алдында да бурычлар куеп, эшчәнлекнең игътибар үзәгендә булырга тиешле мәсьәләләргә басым ясады.
Ветераннар делегациясе өлкәннәргә физкультура, спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган шартлар - төрле тренажерлар белән җиһазланган залны күреп тә шаккатты. Бирегә атнага 3 тапкыр йөриләр, кайчак 30дан артык кеше җыела икән.
Аннары ветераннар десантын санаторий филиалында, хуҗалык тармакларында, мәктәптә көтеп алдылар. Кызыклы да, истәлекле дә, файдалы да булган очрашу ветераннарда әйтеп бетергесез тәэсирләр калдырды.
Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев