Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туйкә яшьләре спортта көчле

"Бүгенге көндә яшьләр бозылды, вакытларын бушка уздыралар», - дигән сүзләр ишетергә туры өлкәннәрдән. Әмма бу Туйкә авылы яшьләренә бөтенләй дә туры килми. Алар нык тупланган, көчле спорт командасы. Волейбол, хоккей, чаңгы ярышларында ел саен район күләмендә призлы урыннар яулыйлар, остазлары Газинур Гәрәевнең юлын дәвам итәләр. Авылыбызның танылган спортчысы арабыздан китсә...

"Бүгенге көндә яшьләр бозылды, вакытларын бушка уздыралар», - дигән сүзләр ишетергә туры өлкәннәрдән. Әмма бу Туйкә авылы яшьләренә бөтенләй дә туры килми. Алар нык тупланган, көчле спорт командасы. Волейбол, хоккей, чаңгы ярышларында ел саен район күләмендә призлы урыннар яулыйлар, остазлары Газинур Гәрәевнең юлын дәвам итәләр. Авылыбызның танылган спортчысы арабыздан китсә дә, аңа алмашка улары Фәйрүз һәм Фәнис килде. Алар команданы бер йодрыкка туплап, үсеп килүче яшьләрне дә үзләренә тарталар.

Яшьләр Сабантуе үтә торган жирдә үз көчләре белән бер дигән итеп волейбол мәйданчыгы ясап куйдылар. Жәй дәвамында анда ярышлар узды. Кышларын да шөгыльләнер өчен авылыбызга бер спортзал кирәк иде.

1 октябрь көнне район күләмендәге волейбол ярышында Туйкә егетләре 9 команда арасыннан беренчелекне яуладылар. Анда катнашуда мадти ярдәм күрсәткән «Чалтаймас» җәмгыяте җитәкчесе Азат Гильмановка бик тә рәхмәтле алар.

Рәйсә Мотигуллина, Туйкә яшьләр лидеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туйкә яшьләре спортта көчле