Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туйкә авылында Мәүлид бәйрәме үтте

2016 елның 17 декабрендә Азнакай районы Туйкә авылы мәчетендә Мәүлит бәйрәме үтте. Аллаһ йортына авылыбзының бик күп кешеләре җыелган иде. Килгән кунаклар арасында Азнакай районы мөхтәсибе булуы мәҗлесебезгә нур өстенә нур өстәде. Шулай ук кунакларыбыз арасында Туйкә авылыннан сайланган район Советы депутаты Җиһангиров Әнвәр, авыл җирлеге башлыгы Регина Рамил кызы...

2016 елның 17 декабрендә Азнакай районы Туйкә авылы мәчетендә Мәүлит бәйрәме үтте. Аллаһ йортына авылыбзының бик күп кешеләре җыелган иде.

Килгән кунаклар арасында Азнакай районы мөхтәсибе булуы мәҗлесебезгә нур өстенә нур өстәде. Шулай ук кунакларыбыз арасында Туйкә авылыннан сайланган район Советы депутаты Җиһангиров Әнвәр, авыл җирлеге башлыгы Регина Рамил кызы да бар иде.

Альберт хәзрәт барча мөселманнарны бәйрәм белән котлады һәм Татарстан Диния Нәзарәте Мөфти хәзрәтләре Камил Самигуллинның котлавы белән таныштырып китте. Мөхтәсиб Азат хәзрәт үзенең чыгышында Мәүлит бәйрәменең үткәрү тарихын сөйләп китте. Барча мөселманнарны ошбу олуг бәйрәм белән котлады һәм барча мөселманнарның шушы мәчетебез мәхәлләсендә тупланып бергә-бергә кулга-кул тотынышып эшләүләрен теләде.

Аннары мәчет каршындагы курсларда укучы абыстайлар тарафыннан Мәүлит касыйдәсе укылды, күп салаватлар әйтелеп, дога кылынды. Аннан соң шушы абыстайларыбыз әзерләгән мул табында килгән кунаклар сыйланып, Коръәннән аятләрен укып, исәннәргә исәнлек теләп, әрвахларыбыз рухына дога өчен дип, мәҗлесебезне тәмамлап, кунакларыбыз өйләренә таралаштылар. Табын әзерләүнең спонсоры авыл җирлеге башлыгы Регина Рамил кызы булды.

Туйкә авылы имамы Альберт хәзрәт Латифуллин.

http://aznislam.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туйкә авылында Мәүлид бәйрәме үтте