Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тутырылган борыч - азнакайлыларча

Тутырылган борыч - көзге ризык, гадәттә аны сентябрь, октябрь айларында пешерәләр. Җитлеккән, итләч эре борычның башын кисеп, орлыкларын алалар. Алдан ук су кайнатып куегыз. Тутырмасы Тутырма өчен сыер ите, суган, сарымсак, тоз, борыч, пешкән дөге кирәк булачак. Итне суган һәм сарымсак белән итчыгаргыч аша үткәрәбез, фаршка тоз, борыч, пешкән дөге...

Тутырылган борыч - көзге ризык, гадәттә аны сентябрь, октябрь айларында пешерәләр. Җитлеккән, итләч эре борычның башын кисеп, орлыкларын алалар.

Алдан ук су кайнатып куегыз.

Тутырмасы

Тутырма өчен сыер ите, суган, сарымсак, тоз, борыч, пешкән дөге кирәк булачак.

Итне суган һәм сарымсак белән итчыгаргыч аша үткәрәбез, фаршка тоз, борыч, пешкән дөге салып, яхшылап кул белән болгатабыз.

Алдан әзерләп куелган борычларны шуның белән тутырабыз.

Соус

Соус өчен вак итеп туралган суган, кишер, сарымсак, шулай ук помидор, тоз, борыч, үләннәр кирәк булачак.

Суган, кишер һәм сарымсакны көнбагыш маенда кыздырабыз. Помидорны кыргычтан кырып, суган янына салабыз. Тоз, борыч, яшел үләннәр өстибез.

Тутырылган борычларны эмаль кәстрүлгә тезәбез, өсләренә соус, кайнап торган су салабыз. Әкрен утта 30-45 минут пешерәбез.

Өстәлгә кайнар килеш, кирәк булса икегә кисеп, каймак яисә катык салып чыгарабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын, азнакайлылар!

P.S. "Азнакаево" сайты яңа "Азнакай кухнясы" дигән рубрика ача. Хөрмәтле азнакайлылар, Безгә яраткан рецептларыгызны һәм фотографияләрен "Азнакай кухнясы" дигән билгеләмә белән azmayak@mail.ru адресына җибәрегез. Рәхәтләнеп тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тутырылган борыч азнакайлыларча