Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тупыллар урынына – җимеш куаклары

Кайчандыр Азнакай урамнарын, йорт алларын яшеллеккә күмеп утырган тупыл агачлары кирәгеннән артык зур булып үсте, күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең фатир тәрәзәләрен каплый башлады. Алай гына да түгел, җил-давылларда сынып, яшәү өчен хәвеф чыгынагына әйләнде. Моңа кадәр кеше гомере һәм сәламәтлеге белән бәйле һәлакәтләр булмаса да, колач җитмәслек тупылларның сынып төшкән ботакларының...

Кайчандыр Азнакай урамнарын, йорт алларын яшеллеккә күмеп утырган тупыл агачлары кирәгеннән артык зур булып үсте, күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең фатир тәрәзәләрен каплый башлады. Алай гына да түгел, җил-давылларда сынып, яшәү өчен хәвеф чыгынагына әйләнде. Моңа кадәр кеше гомере һәм сәламәтлеге белән бәйле һәлакәтләр булмаса да, колач җитмәслек тупылларның сынып төшкән ботакларының предприятие биналары, шәхси йорт, сарай түбәләрен, автомобильләрне җимерүен барыбыз да яхшы хәтерлидер әле. Шуңа да халык соравы һәм куркынычсызлык чараларын алдан күрү максатыннан, соңгы елларда шәһәр башкарма комитеты аларны планлы төстә кисү эшләрен оештыра. Моның белән Азнакайдагы "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе" ААҖ шөгыльләнә. Киселгән тупыллар урынына җимеш куаклары утыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев