Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туксан яшендә дә сыер сава, умарта тота

Аны телевидениегә беренче каналдан бара торган «Страше всех” тапшыруына җибәрерлек.

Тугызынчы дистәсен түгәрәкләгән димәссең, унтугыз яшьлек кызлар кебек ут уйнатып, тормыш дилбегәсен нык тотып яши Фәргыйдә апа Харисова.

Районыбызда Кызыл Йолдыз авылы барлыгын күпләр белми дә торгандыр әле. Хәер, моңа гаҗәпләнерлек түгел, ник дигәндә анда ике генә хуҗалык. Шуның берсе – Харисовларныкы. Урман кочагына сыенып утырган оҗмах почмагын шәһәр уңайлыкларына алыштырмаганнар, нигезне генә түгел, авылны да саклап яшиләр.

Фәргыйдә апаның көне иртән сыер савудан башлана. Җәйләрен ул сөтлебикәсен урман аланына чыгарып бәйли. Аңа чиләк белән ташып су эчертә. Аннан баш-аягы белән тавык та чүпләп бетерә алмаслык көндәлек мәшәкатьләренә кереп чума. Кышларын иң беренче итеп мичтә ут тергезеп җибәрә, авылга газ кермәгән.

– Иң өлкән апабыз ул. Аның янына бәйрәмгә барган кебек барабыз. Җәен безгә җиләкле урыннарны күрсәтеп, үзе тау итәгендә сарык көтеп кала. Без кайтуга, җиләген җыеп, казанда ашын өлгерткән булыр. Пирогы, катыгы, иртән генә аерткан каймагы, балы – өстәл сый-нигъмәттән һәрчак сыгылып тора. Фәргыйдә апа безне йөгерә-йөгерә кунак итә. Җыйган җиләген чиләкләребезгә өсти-өсти озатып кала, – диләр аның турында туганнары.

Бакчасында җиләк-җимешен үстерергә дә, янында торучы олы улы Рәфис белән бергә умарта тотарга да вакыт таба. Һәр туганына балдан өчәр литр өлеш чыгармый калмый.

Тумышы белән Фәргыйдә апа Югары Стәрленеке.

– Бәйрәм көнне, 7 ноябрьдә, ыгы-зыгы вакытта тудым. Тугызынчы сыйныфта тиф белән авырып, башкача укый алмадым. Кышын фермада сарык, бозау карадым, җәен басуда эшләдем, – ди ул.

Сугыш ул чорда беркемнең дә башыннан сыйпамаган. Үгез белән җир тырмаларга да, лобогрейкада ашлык урырга да, көлтә бәйләргә дә, утынга кытлык булу сәбәпле, ягар өчен тирес сугарга да туры килә буыннары да ныгымаган кызга.

Стәрледә дә сорап килүчеләр булган үзен. Гомер буе тирес сугарга дип, аларны кире каккан. Әмма бәхетен барыбер авылда таба. 1954 елның уттай урак өстендә Кызыл Йолдызга килен булып төшә кыз. 55 яшьлек кайнанасы, 4 каенсеңлесе белән бер дә телгә килми гомер кичерәләр. Миргазияны белән ике ул, бер кыз үстерәләр.

– Әле йөз яшемдә дә бераз мәшәкать тудырырмын инде сезгә, – дип елмая ул юбилее белән тәбрикләргә җыелган балаларына, оныкларына, туганнарына.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов иңнәренә хакимият бүләген – йомшак ак шәл япканда күңеле дә шул шәлдәй бераз йомшап китте. Болай зурлагач, ничек яшәмисең ди инде!

Башлыклары Гөлшат Төхбәтуллина белдерүенчә, Үчәлле авыл җирлегендә туксанны тутырган уннан артык ветеран бар. Йолдызны саклап яшәгәне өчен ул Фәргыйдә апага рәхмәтен җиткерде. Авылда йорт салырга теләк белдерүчеләр дә бар икән. Йолдызның икенче яңарыш кичерәселәре алда әле. Ә мондый гүзәл табигать почмагында Фәргыйдә апа кебек картаюны уйлап та карамыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев