Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тукай кичәсе күңелләрне рухландырды. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Мәдәният йортына якынлашуга, колакка сихри моң ишетелә башлый. "Тәфтиләү", "Син сазыңны уйнадың", "Зиләйлүк". Бу җырлар йөрәкләргә үтеп керә, күңелләрне иркәли. Ишектән килеп керүгә, сиңа түрдән Тукай карап тора. Аны авылның һәвәскәр рәссамы Сирин Кадыйров иҗат иткән. Өстәлләрдә балалар ясаган рәсемнәр, шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырылган. Бөек Тукаебызга багышланган тамашаны үзешчәннәр "Бәйрәм...

Мәдәният йортына якынлашуга, колакка сихри моң ишетелә башлый. "Тәфтиләү", "Син сазыңны уйнадың", "Зиләйлүк". Бу җырлар йөрәкләргә үтеп керә, күңелләрне иркәли.

Ишектән килеп керүгә, сиңа түрдән Тукай карап тора. Аны авылның һәвәскәр рәссамы Сирин Кадыйров иҗат иткән. Өстәлләрдә балалар ясаган рәсемнәр, шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырылган.

Бөек Тукаебызга багышланган тамашаны үзешчәннәр "Бәйрәм бүген" җыры белән ачып җибәрде. Сәнгать җитәкчесе Расиха Таҗиева, авылның китапханә мөдире Миннезилә Ибраһимова кичәне мавыктыргыч итеп алып бардылар. Сәхнәгә Су анасы, Былтыр, Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Бүре, Карак песи, Акбай, Сандугач - Фатыймалар чыккач, балалар да алар белән бергә кайгырдылар, бергә шатландылар.

Зал шигырь, җырга күмелде. "Пар ат" шигырен район күләмендә оештырылган конкурсларда җиңү яулаган Гөлчәчәк Кадыйрова кебек тагын кем сөйли ала икән!

Кечкенә Дилә Кәлимуллинаның чыгышы, Эльвира Кәлимуллина һәм Илшат Шәфыйковлар дуэты нур өстенә нур булды. Әлбәттә беренче бүлек "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

"Авылым язмышы" дигән спектакль өчен сәхнәдәге декорацияне дә әллә ни үзгәртәсе булмады. Авылның тагы ике рәссамы Мәҗит Ибраһимов һәм Чулпан Хаҗиева ике бүлек өчен дә уңайлы чишелеш тапканнар: Тукайдагыча - җиләкле болыннар, Шүрәлеле урманнар, тау астыннан бәреп чыккан чишмәләр...

Бу кич тамашачылар өчен генә түгел, анда катнашкан һәркем өчен бәйрәм булды.

- Кат-кат карасаң да, туйдырмый торган, авыл кешесе өчен бик якын тема кузгаткансыз. Авылларны һәм телне саклап калуда, иҗатыгыз белән сез зур өлеш кертәсез, - дип, Үчәлле авылы җирлеге башлыгы Гөлшат Төхватуллина рәхмәтен белдерде.

- Татар теле укытучысы буларак, чыгышыгызга сокланып утырдым, - дип, Әлмәттән кунакка кайткан Нинель Мөхәмәтгалиева да тәэсирләре белән уртаклашты.

Римма Әхмадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев