Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туган якта ниләр бар?

Күзгә күренеп үсә, матурлана шәһәр. Бу нәүбәттән азнакайлылар ни уйлый? Чираттагы сораштыруыбыз шул хакта. Сания ханым, хуҗабикә: -Соңгы елларда эш-мәкәрләребезнең активлыгына сокланып туя алмыйм. Заманалар авыр дип тормыйлар. Яңадан-яңа җитештерү предприятиеләре ачылып кына тора. Минем өемдә дүрт ир-ат. Хуҗабикә булсам да, аш-су хәзерләргә вакыт булмаган чаклар да була. Бер дә...

Күзгә күренеп үсә, матурлана шәһәр. Бу нәүбәттән азнакайлылар ни уйлый? Чираттагы сораштыруыбыз шул хакта.

Сания ханым, хуҗабикә:

-Соңгы елларда эш-мәкәрләребезнең активлыгына сокланып туя алмыйм. Заманалар авыр дип тормыйлар. Яңадан-яңа җитештерү предприятиеләре ачылып кына тора. Минем өемдә дүрт ир-ат. Хуҗабикә булсам да, аш-су хәзерләргә вакыт булмаган чаклар да була. Бер дә аптырап тормыйм: хәзер теләсә кайсы сәүдә ноктасында үз эшмәкәрләребез пешергән тәмле өчпочмаклар, пәрәмәч, гөбәдия, төрле пироглар, кабарып пешкән икмәк... һәммәсен сатып алырга була. Әле күптән түгел үзебезнең йорт янында гына мини пекарня ачылды. Үзебездә җитештерелгән ит, сөт, каймагын, хәтта печеньесын да сатып алырга була, бәясе дә арзан. Аллага шөкер.

Луиза Камилова, Казаннан туган ягына кунакка кайтучы:

- Азнакайдан чыгып китүемә шактый еллар узды инде. Әмма, әнием, туганнарым янына кайтып йөрим. Элеккеге еллар белән чагыштырганда, Азнакай танымаслык булып үзгәрде. сәүдә-күңел ачу комплекслары, сәүдә үзәкләре, төзелеп килүче башка социаль-көнкүреш объектлары... Кыскасы санап кына бетерерлек түгел. Кибетләргә керсәң, азык муллыгы, ярминкәләр гөрли, элек түфли үкчәләрен сындырып җәфаланган юллар бүген тип-тигез... Урамнардагы энергия саклагыч лампочкалар әле Казан урамнарында сирәк күренеш. Сөенеп яшәргә генә кирәк.

Айсылу Таһирова:

- Элек Азнакайда ял итәр урын юк дип зарлана идек. Хәзер күңел сөенеп туя алмый: аллы-гөлле төсләр белән балкып "җырлап" утыручы үз фонтаныбыз, балалар өчен аттракционнары белән ял паркы, Яшьләр бакчасы бар. Яңа мирорайонга чыккан идем беркөнне, андагы төзелешкә шаклар катып кайттым. Бурадан музей комплексы күтәреп киләләр. Икенче ягында спорт комплексы да булачак диләр. Җиңү паркы да яшелләнеп, халыкның тагын бер матур ял урынына әйләнер. Су буен матурлап, бизәкле күпер ясап куйганнар. Булганның кадерен белеп, саклап яшәргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев