Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туган нигез тартты аларны

Олы юлдан килгәндә үк әкияттәгедәй ап-ак кар эчендә урман куенына сыенып утырган авылга күз ташлана. Район картасында исеме Карамалы Елга булып йөрсә дә, күпләр, бигрәк тә язмышлары аның белән бәйле кешеләр, аны яратып, әле дә электәге исеме белән Чалтаймас дип йөртәләр. Авылның бүгенге көнен күрсә, аның инде бетеп килгән чагында...

Олы юлдан килгәндә үк әкияттәгедәй ап-ак кар эчендә урман куенына сыенып утырган авылга күз ташлана. Район картасында исеме Карамалы Елга булып йөрсә дә, күпләр, бигрәк тә язмышлары аның белән бәйле кешеләр, аны яратып, әле дә электәге исеме белән Чалтаймас дип йөртәләр. Авылның бүгенге көнен күрсә, аның инде бетеп килгән чагында яшәп дөнья куйган авылдашлар ни әйтер иде икән? Инде шактый яңарып, үсеп килгән авылның һәр нигезе үткәннәр хатирәсен саклый...
...Татарстанның иң читендәге шушы кечкенә генә авылга моряк егет Әнвәргә ияреп кайткан Казан ягы кызы Хәлимә дә шушында төпләнеп калырмын дип тә, 5 бала белән яшьли тол калып, тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәрермен дип башына да китермәгән булгандыр. Ай ул авыр чаклар! Кечкенәсе Рамилгә 6 гына яшь булган бит. Ничек тә тормышны алып барырга кирәк. Аның бит бу якта бер туган-тумачасы да юк. Әнвәренекеләр дә еракта. Көне-төне колхоз эшенә йөри ул. Безнең авылдагы ул чордагы кайбер хатын-кызлар кебек эчүгә дә сабышмый, бөтен барлыгын балаларына, эшкә бирә. Үҗәтлеге, җиң сызганып дөнья мәшәкатьләренә чумуы белән күпләрне шаккатыра. Менә шушы тырышлыкны күргән-тойган балалар да әниләренә йорт эшләрендә булышып, олылар кечерәкләренә күз-колак булып үсә. Күрше Туйкә авылына йөреп укыган балалар, мәктәптән кайту белән фермага чеби карарга яки колхоз басуына чөгендер эшкәртергә йөгерәләр.
Олы кызы Равиләне туганнары Казанга чакырып ала, укып, һөнәр үзләштерүдә ярдәм итәләр. Ир-ат җилкәсенә төшә торган йорт мәшәкатьләрен Равил ала. Роза, Миңнегөл, Рамил - барсы да мәктәптә әйбәт укып, әниләренә бернинди борчу китерми үстеләр. Ни кызганыч, гаиләдә бергә-бергә тәгәрәшеп үскән бу 5 бертуганның хәзер инде "Исәнме, әни!" - дип кайтып керер якын кешеләре, әниләре генә юк. Әтиләре вафатыннан соң да инде күпме гомерләр узган. Аларның бер-беренә булган мөнәсәбәтен, хөрмәтне күреп бөтен авыл сөенә. Хәзерге заманда туган белән туган мираска калган йорт-җирне бүлешә алмый ызгышып, араларын бозып ятканда, алар киресенчә, берләшеп, бер йодрыкка тупланып дөнья көтәләр. Төп йорт урынына Равил, Миңнегөл, Рамил гаиләләре белән берсеннән-берсе матур яңа өйләр җиткереп, ихата кордылар. Киленнәр үзара дус булып, туганнар - татулыкта, бар эшне уртак башкарып, ярдәм итешеп бик рәхәт яшәп яталар. Апалары Равилә Казанда төпләнеп калды. Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлады, бик хөрмәтле абыстай. Роза төзүче булып эшләде, һәрчак алдынгы саналды. Алар авылга туганнары янына гел кайтып йөриләр.
Гомернең иң матур чорына - аның уртасына җитеп килгән, авылдашларының зур хөрмәтенә ия Рамил турында күбрәк сөйләп китәсе килә. Аның кебекләр турында: "Кулы белән төймә төя", - диләр. Бер белмәгән эше юк. Теләсә - кайсы техниканы иярли. Кирәк икән, эретеп ябыштыручы да, төзүче дә... Гөлнара - иренең уң кулы. Бер-беренә пар килгән бу гаиләгә сокланып, күз генә тимәсен, дибез. Гүзәл белән Данилны да эшчән, тырыш итеп үстерде алар.
Авылдагы җәмәгать эшләре, өмәләрнең берсе дә алар катнашыннан башка үтми. Рамил мәчет төзүдә җиң сызганып, төпкә җигелеп булышты. Кирәк икән, агач эшенә алына, кирәк икән, тимер-томырны ябыштыра... Мәчет манарасыннан хәзер алар әйткән азан тавышлары яңгырап тора.
Авылны менә шундый хезмәт сөючән, туган җирен яраткан кешеләребез яңарта да инде. Елдан-ел калкып торган яңа йортлар аны тагын да ямьләндереп, үстереп җибәрде. Аның киләчәген бүген кайгырта белгән Рамил һәм аның туганнары кебек ватанпәрвәрләр булганда, иншаллаһ, авылыбыз яши, ул тагын да матуррак булып балкыр әле...
Лена Гыймаева,
Чалтаймас авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган нигез тартты аларны