Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туган илгә мәхәббәт кечкендәдән тәрбияләнә

Балаларга сугыш турында сөйләве бик авыр, аеруча кечкенәләргә. Әмма тарихыбызны белмичә, аларны илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләп булмый. Шуңа күрә "Тамчыкай" логопед төркеме педагоглары балаларга аңлаешлы проект эшләделәр. Безне илдә сугыш кагылмаган гаилә юк. Проектның асылы да шунда иде: балалар әти-әниләре белән дәү әби-бабалары, туганнары турында гаилә архивыннан фотосүрәтләр, документлар,...

Балаларга сугыш турында сөйләве бик авыр, аеруча кечкенәләргә. Әмма тарихыбызны белмичә, аларны илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләп булмый. Шуңа күрә "Тамчыкай" логопед төркеме педагоглары балаларга аңлаешлы проект эшләделәр.

Безне илдә сугыш кагылмаган гаилә юк. Проектның асылы да шунда иде: балалар әти-әниләре белән дәү әби-бабалары, туганнары турында гаилә архивыннан фотосүрәтләр, документлар, истәлекләр җыйдылар. Барлык материаллар "Хәрби дан" дигән видиоальбомга тупланды.

Проект кысаларында "Сугыш юллары буйлап" дигән кичә үткәрдек. Әти-әниләр балалар белән бергә сугышта катнашкан бабалары турында сөйләделәр. Әдилә Хәбибуллинаның бабасы, Әмир Динмөхәммәтовның, Азалия Усманованың әтисе Әфганистан һәм Чечня сугышлары эчендә кайнаганнар, алар үз истәлекләре белән уртаклашты. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Аннан соң бергәләп Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр салдык.

Зур үскәч, безнең балалар сугыш һәм тынычлыкның асылын ныграк төшенерләр, әмма балачакта күңелгә кереп калган хисләр еллар узгач та җуелмый ул.

Римма Усманова,

6 нчы "Йолдызчык" балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган илгә мәхәббәт кечкендәдән тәрбияләнә