Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Цех тормышы – стена газетасында

Инде биш елга якын февральнең беренче ункөнлегендә "Азнакайнефть" идарәсе цехларында чыгарыла торган стена газеталары конкурсы уздырыла. Ул идарә җитәкчесе карары нигезендә, коллективта хезмәтне саклау, сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясау вакытына туры китерелә. Ярышка газета саннарының иң уңышлы дигәннәре генә тәкъдим ителә. Баш инженерның сәнәгать куркынычсызлыгы буенча...

Инде биш елга якын февральнең беренче ункөнлегендә "Азнакайнефть" идарәсе цехларында чыгарыла торган стена газеталары конкурсы уздырыла.

Ул идарә җитәкчесе карары нигезендә, коллективта хезмәтне саклау, сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясау вакытына туры китерелә. Ярышка газета саннарының иң уңышлы дигәннәре генә тәкъдим ителә.

Баш инженерның сәнәгать куркынычсызлыгы буенча урынбасары Таһир Шәймәрданов җитәкчелегендәге комиссия стена матбугатына урынны махсус эшләнгән положение нигезендә билгели. Ә таләпләр шактый. Газетаның һәр саны биш баллы система буенча бәяләнә. Монда инде текст башларының тиешле таләпкә туры килү-килмәве дә, хезмәт куркынычсызлыгы үтәлеше һәм аны яхшырту буенча тәкъдимнәр, көн кадагына суга торган үткер язмалар да, тәнкыйть материаллары һәм сатира-юморның булу-булмавы, фоторәсемнәр куелышы, гомуми бизәлеш - барысы да исәпкә алына.

- Моңа кадәр алдынгылыкны даими алып килгән Актүбә катлам басымын саклау цехына быел үз позициясеннән чигенергә туры килде, - ди комиссия рәисе, - Бу юлы ЦКППН коллективы редколлегиясе үзенең алга китешен - иҗади осталыгын күрсәтте һәм беренче урынга лаек булуын дәлилләде. Идарә подразделениеләрендә уздырыла торган әлеге чара кушкан өчен генә эшләнми. Ул хезмәт куркынычсызлыгын яхшырту, эшче-хезмәткәрләрне коллектив тормышына якынайту, цехлар һәм бригадалар арасында барган үзара ярышка дәрт өстәү, алдынгылар эшен чагылдыру, яңа алымнарны яктырту һәм аларны башкаларга җиткерү максатыннан эшләнә.

Чыннан да, подразделениеләрдә чыга торган стена газеталарында кызыксынып укырлык, кулланма итеп алырлык язмалар, тәкъдимнәр шактый. Фоторәсемнәр һәм юморга бай булулары да укучыны үзенә тартып тора. Әмма кай берләренең җитешсез яклары да күзгә ташлана. Моңа мисал итеп интернеттан алынган кызыксыз, рәсми, адрессыз тәнкыйть кебек язмаларны куллануны китерергә була. Ә гомумән алганда, стена газеталары иҗади үсештә, үзләренә йөкләнгән бурычны уңышлы хәл итү юлында.

Нәфис ӘХМӘТ. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев