Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова "Маяк" газетасын юбилее белән котлый

Хөрмәтле коллегалар! Меңнәрчә каләм ияләрен һәм эфир осталарын, энтузиастлар отрядын туплаган зур иҗади берләшмәбез исеменнән сезне олуг юбилеегыз белән ихластан котлыйм! Узган гасырның 30нчы еллары безнең күпмилләтле халык өчен шатлыклы да, борчулы да вакыйгаларга бай булды. Әмма кеше күңеле бары тик яхшы якларны гына сеңдерергә яратылган. 1930 елның мартында Азнакай...

Хөрмәтле коллегалар!
Меңнәрчә каләм ияләрен һәм эфир осталарын, энтузиастлар отрядын туплаган зур иҗади берләшмәбез исеменнән сезне олуг юбилеегыз белән ихластан котлыйм!
Узган гасырның 30нчы еллары безнең күпмилләтле халык өчен шатлыклы да, борчулы да вакыйгаларга бай булды. Әмма кеше күңеле бары тик яхшы якларны гына сеңдерергә яратылган.
1930 елның мартында Азнакай район газетасының тәүге саны дөнья күрә. Аннары инде басма авыл хезмәтчәннәре һәм нефть тармагы фидакарьләренең хезмәтен чагылдыручы елъязма гына түгел, ә журналист кадрлары әзерләү урынына да әверелә. Булачак язучылар биредә иҗади талантларын ача, һөнәрләренә тәүге адымнарын ясый.
Массакүләм мәгълүмат чараларының иҗади һәм җаваплы эшчәнлеге башкарма һәм закончалык властьлары белән район халкы арасында элемтә урнаштыруга, җәмәгатьчелек фикере тудыруга этәргеч бирә. Сездән чыккан сүз кешеләрдә бары тик изге ният, яхшы тәэсирләр генә уятсын, Татарстанда киләчәктә дә бердәмлек һәм тотрыклылыкны ныгытуга хезмәт итсен.
"Маяк" газетасы бүген дә бар яклап маяк булып, көннән-көн яңа үрләр яулый. Газетаның ике ел рәттән республика журналистикасының иң дәрәҗәле бүләге - "Бәллүр каләм"гә ия булуы әнә шул хакта сөйли.
Республиканың хәзерге масс-медиа базары иң зәвыклы укучыны да җәлеп итәрлек массакүләм мәгълүмат чаралары белән тулган. "Маяк"ның киләчәктә дә конкурентлыкка сәләтле һәм укучы тарафыннан көтеп алынган басма булып калуын телим. Яңадан-яңа иҗади омтылышлар белән янып, аларны уңышлы тормышка ашырырга насыйп итсен! Каләмегез беркайчан да тутыкмасын, чарлана гына барсын!
Хөрмәтле коллегаларыбыз! Сезгә һәм сезне яраткан газета укучыларга сәламәтлек, бәхетләр һәм бар яклап иминлек телим!
Римма Ратникова,
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР журналистлар берлеге рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова "Маяк" газетасын юбилее белән котлый