Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев Азнакай районы басмасын юбилее белән котлады

Хөрмәтле матбугат ветераннары, "Маяк" газетасы журналистлары! Азнакай районы басмасының 85 еллык юбилее белән ихластан тәбриклим! Азнакайның бүгенге матбугат бәйрәме - республика нефтьчеләре тормышында да зур вакыйга, чөнки газета журналистлары да нефть төбәге тарихында үз эзен калдырды. Азнакай газетасы тарихы башлангычын 1930нчы елдан ала. Республикада илнең иң эре нефть ятмалары ачылу...

Хөрмәтле матбугат ветераннары, "Маяк" газетасы журналистлары!
Азнакай районы басмасының 85 еллык юбилее белән ихластан тәбриклим!
Азнакайның бүгенге матбугат бәйрәме - республика нефтьчеләре тормышында да зур вакыйга, чөнки газета журналистлары да нефть төбәге тарихында үз эзен калдырды.
Азнакай газетасы тарихы башлангычын 1930нчы елдан ала. Республикада илнең иң эре нефть ятмалары ачылу белән, җирле басма журналистлары алдына да яңа бурычлар килеп баса. Нефтьчеләрнең уңышларын бөтен ил күзәтте, ә район газетасы үзенең тизлеге, мәкаләләренең эчтәлеге белән бик күп үзәк басмаларны да узып китте. "Маяк" битләрендә нефть сәнәгатенең, Азнакайның тарихы, үсеше һәм биредә яшәүчеләрнең язмышлары чагылыш алды. Кызыклы, файдалы, җанлы, фикер уята торган язмаларыгыз өчен без сезгә зур рәхмәтле.
Бүгенге көндә эчтәлекле һәм үзвакытында бирелгән мәгълүматка предприятиеләрнең генә түгел, ә тулаем илнең үсеше, конкурентлык сәләте дә бәйле. Һәм монда инде массакүләм мәгълүмат чараларының роле бәһаләп бетермәслек.
Нәтиҗәле, уртак хезмәтебез, тулы һәм объектив мәгълүматлар өчен "Маяк"ның барлык ветераннарына, журналистларга һәм хезмәткәрләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Барыгызга да иҗади уңышлар, яңа мавыктыргыч темалар һәм рәхмәтле укучыларыгызның күп булуын телим!
Рөстәм Мөхәммәдиев,
ТР Дәүләт Советы депутаты,
"Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев Азнакай районы басмасын юбилее белән котлады