Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев Азнакайда сабыйлар хыялын чынга ашырды

Депутат һәр Яңа елда мөмкинлекләре чикле балаларны сөендереп, аларның хыялларын чынга ашырып килә.

Бүген дә ул Азнакайда яшәүче 7-13 яшьлек 5 сабыйга Кыш бабайдан өмет иткән бүләкләр тапшырды. Әйтик, Радель боксер перчаткалары, Натан белән Рәзил велосипедлы булырга хыялланган, Адиләнең телефонлы буласы килсә, Анастасия планшеттан интернет дөньясына эләгергә теләгән. Аларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов Кыш бабай һәм Кар кызы янәшәсендә, тантаналы шартларда тапшырдылар. Ә инде бүләкләрне үзләре килә алмаганнарның өйләренә үк илттеләр.

– Әйе, бала чакта һәркем Яңа елдан могҗиза көтә. Ә без, өлкәннәр, аларга менә шушы могҗизаны һичшиксез тудырырга тиеш. Хәзер моның өчен һәркайда “Теләкләр чырышысы” куела. Бу бик игелекле, бик кирәкле гамәл. Кемгәдер файдаң, ярдәмең тисә үзеңнең дә бит күңел сафланып, җиңеләеп китә, – диде Рөстәм Нәбиулла улы.

Ул һәр көннәре үзе бер зур сынау булган әти-әниләргә соклануын, ихластан рәхмәт сүзләрен белдерде.

“Бердәм Россия”нең җирле бүлеге оештыруында тугызынчы ел “Бакчаларга уенчыклар бүләк ит!” акциясе үткәрелеп килә. Төрле дәрәҗә депутатларыбыз аңа актив кушылып, районның балалар бакчаларына уенчыклар бүләк итәләр.

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев шундый бүләкне шәһәрнең 12 нче “Росинка” балалар бакчасына тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев