Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тормышта батырлыкка һәрчак урын бар

Беркөнне үзәк каналларның берсеннән үз гомерен куркыныч астына куеп, башкаларның тормышын саклап калган кешеләр хакында төшерелгән тапшыруны караганда, күңелдән: "Кара әле, бүген дә мондый гамәлләр кылучылар саны бихисап икән", - дигән уй йөгереп үтте. Суга батучыларны коткарган, ут эчендә калучыларны алып чыккан һ.б. шундый кыю йөрәкле кешеләр хакында зур горурлык...

Беркөнне үзәк каналларның берсеннән үз гомерен куркыныч астына куеп, башкаларның тормышын саклап калган кешеләр хакында төшерелгән тапшыруны караганда, күңелдән: "Кара әле, бүген дә мондый гамәлләр кылучылар саны бихисап икән", - дигән уй йөгереп үтте.

Суга батучыларны коткарган, ут эчендә калучыларны алып чыккан һ.б. шундый кыю йөрәкле кешеләр хакында зур горурлык белән тыңладым бу көнне. Баксаң, андый курку белмәс кешеләрне эзләп әллә кая барасы да түгел, алар арабызда икән!

Кем ул дисезме? Башкалар гомере өчен утны-суны кичәргә әзер булган Азнакай егете Илдус Гыйздәтуллин ул. Нинди батырлык кылган диярсез. Бу хакта үзе белән янәшә торып эшләүчеләр дә соңыннан гына ишеткәннәр. Тыйнак егет батырлыгы турында кычкырып йөрмәгән, әлбәттә.

... Гадәти бер дүшәмбе иртәсе була ул, кемдер баласын мәктәпкә, бакчага илтә, кемдер эшкә ашыга. Әнә шундый ыгы-зыгылы сәгатьтә Ленин урамыннан үтеп баручылар бер йортның балконына эләгеп торган кызчыкны күреп, шаккаталар. "Астан тотабыз, сикер", - дигән сүзләрне елаган бала ишетми дә. Кырдан гына тыз-быз машиналар үтә, ләкин берәү дә ярдәмгә туктарга ашыкмый... Иртән баласын җитәкләп бакчага барган Илдус каршында әнә шундый картина пәйда була.

- Җыелган халыкны күреп башта аптырап калдым. Ныклабрак карасам, барсының да карашы өскә төбәлгән. Икенче кат балконына бер генә кулы белән эләгеп торган, үксеп елаган кечкенә кызны күргәч, үзем дә сизмәстән, башта аста урнашкан кибет түбәсенә, аннан балконга менеп, баланы эләктереп алдым, - дип искә ала ул көнне Илдус.

Өйгә үтеп ул шунда булган телефоннан кызның әнисенә шалтыратып, хәлне аңлатып бирә, өлкән сабыен мәктәпкә генә илтергә киткән, куркып беткән ана тиз арада кайтып җитә. Әлеге хәлнең аянычлы тәмамлануын күз алдына китерү түгел, уйлыйсы да килми, хәтта.

- Бу очракны мин ниндидер бер батырлык дип кабул итмим. Бүген берәрсенә ярдәм кирәк булса, шунда ук ярдәмгә ташланырга әзермен, чит кеше бәласе беркайчан да чит була алмый. Ул көнне ниндидер көч мине үзе өскә таба этәрде, менгән җирдән кире төшәргә уйлаган идем дә, шүрләдем, - дип елмая Илдус.

Илдус Гыйздәтуллин бүген Азнакай автомобиль юллары идарәсендә хезмәт куя. Хезмәттәшләре дә аның турында: "Ул һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер", - диләр. Гаиләсендә ул тормыш иптәше Лилия өчен - үрнәк ир, уллары Камил белән Илназ өчен сөекле әти.

Ир-егет яуда сынала, дисәләр дә, тыныч тормышта да батырлыкка урын бар. Илдус Гыйздәтуллин кылган батырлык үрнәге моңа бер мисал түгелмени?! Нәкъ менә шундыйлар хакында, «безнең заман герое», дип әйтергә ярыйдыр.

Таңсылу Саниева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тормышта батырлыкка һәрчак урын бар