Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәмәке тарту фаҗигага китерде

10 июнь көнне төнлә Актүбә бистәсенең Пушкин урамы, 39 нчы йортта янгын чыгу турында хәбәр алына. Актүбә аерым постының шәхси составы санаулы минутлар эчендә урынга чыкты. Янгын сүндерүчеләр килгәндә Марат Хаҗиевның бер катлы агач йортын ут чолгап алган була. Йорттан өч метр читтә ГАЗ-31029 автомашинасы яна. Бары тик 87 һәм...

10 июнь көнне төнлә Актүбә бистәсенең Пушкин урамы, 39 нчы йортта янгын чыгу турында хәбәр алына. Актүбә аерым постының шәхси составы санаулы минутлар эчендә урынга чыкты.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә Марат Хаҗиевның бер катлы агач йортын ут чолгап алган була. Йорттан өч метр читтә ГАЗ-31029 автомашинасы яна. Бары тик 87 һәм 24 нче янгын частьләре хезмәткәрләренең тиз килеп җитүе аркасында гына утның тирә-юньгә таралуына юл куелмый.

Ут сүндерүчеләр фаҗига урыныннан 1972 нче елгы М.Н. Хаҗиевның мәетен табалар. Тикшерү барышында йортта эчүчелек белән мавыгучы затлар барлыгы да ачыкланды. «Торак -2012 ел» операциясе барышында агымдагы елның март аенда әлеге йорт хуҗасы белән янгынга каршы темага әңгәмә уздырылган була.

Янгын тәмәке тартканда ут белән сак эш итмәү сәбәпле чыккан дип фаразлыйлар. Үлемнең сәбәбе - яну продуктлары белән агулану.

Статистика мәгълүматлары янгыннарда кешеләрнең күпвакыт газ исеннән үлүен күрсәтә. Мәсәлән, поролон янганда (барлык йомшак җиһазларда да бар ул) синиль кислотасы бүленеп чыга. Андый халәттә сулыш юллары параличлану өчен бер-ике сулау да җитә.

Исегездә тотыгыз, эчүчелек кешене деградация хәленә төшерә, тирә-юньгә һәм җәмгыятькә матди һәм мораль зыян китерә.

Илдус ШӘЙХЕЛИСЛАМОВ, Әлмәт янгынга каршы хезмәт отряды начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев