Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әҗәтләрен һәм алиментларын вакытында түләмәгән азнакайлылар автомобиль йөртүгә хокуксыз калырга мөмкин

Быелның 15 гыйнварыннан законга шундый үзгәреш кертелде. Алимент түләми йөрүчеләргә генә түгел, җинаять кылу яки мораль зыян салу, мөлкәти характердагы, балалар тәрбияләү белән бәйле, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган, административ штрафлары вакытында түләнмәгән азнакайлыларга да руль артыннан пассажир утыргычына күчәргә туры киләчәк. Машина йөртүгә хокукны чикләү әҗәтләр...

Быелның 15 гыйнварыннан законга шундый үзгәреш кертелде. Алимент түләми йөрүчеләргә генә түгел, җинаять кылу яки мораль зыян салу, мөлкәти характердагы, балалар тәрбияләү белән бәйле, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган, административ штрафлары вакытында түләнмәгән азнакайлыларга да руль артыннан пассажир утыргычына күчәргә туры киләчәк. Машина йөртүгә хокукны чикләү әҗәтләр түләнеп беткәнче дәвам итәчәк.

Аны вакытлыча чикләү әҗәтленең аны түләүдән баш тарткан очрагында гына кулланыла.Бу очракта пристав-башкаручы аңа карата башкару производствосы ачылуы турында хәбәр итә, әҗәт түләмәсә, машина йөртүгә хокукыннан мәхрүм ителәчәге дә кисәтелә. Закон белән аны хәбәрдарлыкка кую тәртибе дә билгеләнгән: адресат повестка яки башка төр извещениене кабул итүдән баш тартса да; почта аша җибәрелеп тә, аларны алырга килмәсә дә; алар әҗәтленең үзе язмача күрсәткән адресына яки электрон адреска җибәрелеп тә, ул аларны алмаса да.

Әҗәтле тарафыннан закончалык таләпләре үтәлмәгәндә, аңа карата 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки машина йөртүгә хокуктан бер елга кадәр мәхрүм итү җәзасы кулланыла.

Монда шуны да әйтергә кирәк, әгәр әҗәтле шофер булып эшли һәм автомобиль аның бердәнбер яшәү чыганагы икән, шулай ук ул бердәнбер чыганак булып, ул һәм аның гаиләсе җәмәгать транспорты йөрми торган торак пунктында яшәсә, әгәр автомобильдән инвалидлык аркасында файдаланылса яки әҗәтленең тәрбиясендә 1нче яки 2нче төркем инвалид, инвалид-бала булса, әгәр әҗәт суммасы 10000 сумнан артмаса, әҗәтне өлешләп яки соңрак түләүгә рөхсәт ителгән булса - бу очракларда әҗәтләр өчен вакытлыча машина йөртү хокукын чикләү җәзасы кулланылмый.

Әмма шунсын истән чыгармыйк: законны бозу тормышыбызны ямьсезли, аның көен җибәрә, ул үзең өчен дә, башкалар өчен дә мәшәкатьләр өстәргә, күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин.

Маргарита Калиниченко,

Азнакай шәһәр суды рәисе ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әҗәтләрен һәм алиментларын вакытында түләмәгән азнакайлылар автомобиль йөртүгә хокуксыз калырга мөмк...