Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төлкеләр Азнакай урамнарын да үз итә

Хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре һәм халыкның күзгә-күз очрашып, булган проблемаларны уртага салып чишүе районыбызда матур традициягә әйләнде. Чәршәмбе көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үткәргән киңәшмәдә дә җитәкчеләр үз гозер-тәкъдимнәре белән килүчеләрне тыңладылар һәм проблеманы хәл итү юлларын эзләделәр. Ә гозерләр күп төрле иде. Гоголь урамында яшәүче Әминә ханым...

Хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре һәм халыкның күзгә-күз очрашып, булган проблемаларны уртага салып чишүе районыбызда матур традициягә әйләнде.

Чәршәмбе көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үткәргән киңәшмәдә дә җитәкчеләр үз гозер-тәкъдимнәре белән килүчеләрне тыңладылар һәм проблеманы хәл итү юлларын эзләделәр. Ә гозерләр күп төрле иде. Гоголь урамында яшәүче Әминә ханым Хәкимова Кара елга буен чистарту, тирәнәйтү, шул тирәдә урнашкан бакчачылык җәмгыятендәге юлларны киңәйтү мәсьәләсен күтәрде.

- Куе үлән каплаган тар сукмакларда төлке генә түгел, хәтта еланнарны да очратырга туры килә, - ди ул.


Кооператив урамындагы йортта яшәүче Әсгать әфәнде исә елга буенда кондызларга кадәр күрүен әйтте. Гомумән, соңгы вакытта урман җәнлекләре шәһәрдә еш күренә башлаган икән. Төлкеләрне шәһәребезнең Тукай районы җылылык трассалары янында һәм башка урыннарда да очратканнар. Сәламәт төлкеләр халык күп булган урыннарда йөрмәс, аларның котырган булуы бик ихтимал. Җитәкчеләр әлеге проблемага игътибарны көчәйтергә кирәклегенә басым ясадылар.


Киңәшмәдә ишек алларына законсыз куелган машиналардан зарланучылар да булды. Әмма шул ук вакытта икенче бер ханым:
- Декрет ялында утырам, акчам юк, ишегалдына куйган машина өчен 2 мең штраф салдылар, - дип килгән, еламый гына.


- Штрафлар салганнан гына ишегалларында машиналар кимемәде, ә менә өлкән яшьтәгеләр, ветераннардан кергән шикаятьләр артты. Бу мәсьәләдә яшәүчеләрнең үзләренең дә бергәләп эшләвен, уртак тел табуын телисе килә, - диде Расих Шәкүров.


Киңәшмәдә Шәйхетдинов микрорайонында урам утларын төзекләндерүне тизләтү турында да сүз барды. Ул хәрәкәт иминлеген саклау, җинаятьләр, бәла-казага юл куймауда зур әһәмияткә ия. Әле шушы көннәрдә генә микрорайон юлларында булган фаҗигале юл-транспорт вакыйгасы бу хакта уйланырга мәҗбүр итә.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төлкеләр Азнакай урамнарын да үз итә