Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әҗәтлеләргә көн бетә

Һәрберебез фатир сатып алганда аның уңайлы булуы һәм анда рәхәт яшәү турында хыяллана. Әмма күп катлы торак йорт - ул катлаулы инженер механизм, аны көн саен карап, җыештырып, төзәтеп торырга кирәк. Әлеге эшләр шәһәребездә торак милекчеләре ширкәтләре җилкәсендә. «Универсал» ширкәте җитәкчесе Элеонора Алчина белән әңгәмәбез бу өлкәдә башкарыла торган эшләр...

Һәрберебез фатир сатып алганда аның уңайлы булуы һәм анда рәхәт яшәү турында хыяллана. Әмма күп катлы торак йорт - ул катлаулы инженер механизм, аны көн саен карап, җыештырып, төзәтеп торырга кирәк. Әлеге эшләр шәһәребездә торак милекчеләре ширкәтләре җилкәсендә. «Универсал» ширкәте җитәкчесе Элеонора Алчина белән әңгәмәбез бу өлкәдә башкарыла торган эшләр һәм проблемалар хакында.
- Элеонора Айратовна, сүзне ширкәт карамагында ничә торак йорт булудан һәм аларның техник торышыннан башлыйк әле…
- Безнең карамакта 71 күп фатирлы торак йорт исәпләнә. Бу - 230 подъезд, 3052 фатир дигән сүз. Шул йортларның 14е - 55, 33е - 40, 12се - 33, 6сы - 23, 6 сы 17 елдан артык элек файдалануга тапшырылган. Елдан-ел йортлар искерә бара, алар агымдагы һәм капиталь ремонт таләп итәләр. Узган ел 7 йортка 25 млн сумга якынлык капиталь ремонт ясалды. Ә 2010-2014 еллар эчендә 15 йорт капиталь ремонт кичерде. 11 йортта подъездлар ( Гагарин ур. 11, 15 а, Ямашев ур. 1, 3, 5, Төзүчеләр ур. 3, 5, 9, 11, Хәсәншина ур. 7, 11), алты йортта түбәләр (Манаков ур. 2, Гагарин ур. 5, 15 а, 13, Мәрҗани ур. 45, Хәсәншина ур. 2 а) ремонтланды, Гагарин урамындагы 3, 5 нче йортларның ян стеналары җылытылды, тугыз йортта подъезд ишекләре алыштырылды һәм башка шундый төзекләндерү эшләре башкарылды. Алар белән һәр фатир хуҗасы ширкәт офисында яки торак фонды мониторингы мәгълүмати порталында таныша ала. Шулай ук һәр йорт буенча чыгымнар турында мәгълүмат ай саен Тат.тис.ру сайтына урнаштырыла.
- Моннан тыш ширкәт йорт яны территорияләре өчен дә җавап бирә бит әле…
- Ишек алды - кешеләр тормышында мөһим урын. Күршеләр, өлкәннәр бер-берсе белән аралаша, балалар саф һавада уйныйлар. Шуңа күрә йорт яны территорияләрен яшелләндерү һәм төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә. Үз көчебез белән яшеллек зоналарын коймаладык, кер киптерү, әйберләр җилләтү өчен корылмалар кордык, утыргычлар, төрле сыннар ясадык. Һәр йорт янына ширкәт хезмәткәрләре чәчәкләр утыртты.
Хәтта пластик шешәләрдән пальмаларга кадәр «үстердек». Алар кышын да яшеллек биреп, ишек алдын ямьләп утыралар.
Шулай ук җәй буена үләннәрне чабып торабыз. Район хакимияте ярдәме белән 2015 елда Ленин, Ямашев, Гагарин, Хәсәншина, Манаков, Тукай кварталлары эчендәге юллар ремонтланды.
- Башка шәһәрләрдә ишеткән юк, әмма бездә ишек алды бәйрәмнәре үткәрү күркәм традициягә кереп китте…
-Кварталларны төзекләндергәч, былтыр безнең ширкәттә алты ишек алды бәйрәме узды. Аларда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның катнашуы, актив хезмәткәрләребезгә һәм кварталларда яшәүчеләргә бүләкләр тапшыруы зур мәртәбә булды. Мондый бәйрәмнәрне халык бик ярата. Анда бит җырлап-биеп күңел ачу гына түгел, бәйгеләр оештырылып, кешеләр кул эшләренә, аш-суга осталыкларын да күрсәтәләр, бер-берең белән якынаю, тагын да тыгызрак эшләү өчен дә бер дигән чара. Бу бәйрәмнәрне үткәрүдә һәм ишек алларын төзекләндерүдә өлеш керткән хәйриячеләребез Рөстәм Дәүләтшин, Равил Миннекәев, Наил Шәмсетдинов, Таһир Галимов, Азат Мирмиевка зур рәхмәтлебез.
- Шулай да төп бурычыгыз халыкка сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү булып кала бирә. Бу яклап нинди чаралар күрелә?
- Ширкәт ел саен подрядчы һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән килешүләр төзи. Фатир хуҗаларының җылылык, кайнар һәм салкын су, канализация өчен түләүләре бердәм исәп-хисап үзәге аша башкарыла һәм турыдан-туры җылылык челтәре предприятиесенә күчерелә. Бу яклап бездә бернинди катлаулылыклар юк.
- Бүгенге көндә халыкны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - ОДН. Сезнең ширкәттә аны киметү буенча нинди чаралар күрелә?
- Кагыйдә буенча, күрсәткечләр алты айга бер тапкыр алынырга тиеш. Әмма кайбер йортларда бер-бер артлы алты-җиде тапкыр булырга туры килде. Узган ел тикшерү барышында 39 струбцина, 79 фатирда счетчиклар эшләмәве, 58 фатирда күрсәткечләрне киметеп күрсәтү, 22 фатирда беркемнең дә теркәлмәве ачыкланды. 915 фатир хуҗасына вакыты чыккан счетчикларын алыштырырга кушылды.
- Хезмәтләр өчен әҗәтлеләр бармы?
- Бу мәсьәлә дә кискен кала бирә. Фатир хуҗаларының торак-коммуналь хезмәтләргә әҗәтләре 2015 ел азагына 4322002 сум тәшкил итте. Шуның 1738646 сумы Хәсәнов һәм Ямашев урамнарындагы ике тулай торакта яшәүчеләрнеке. Алар безнең карамакта 2013 елдан. Әҗәтләрне киметү буенча законда каралган барлык чараларны күрәбез.
Нәтиҗәдә, былтыр 135 кеше 3802514 сум әҗәтен тулысынча, 187 кеше өлешчә (4051257 сум) каплады. 21 кешене ( әҗәт - 1987156 сум) судка бирдек.
Әҗәтлеләрне җавапка тарта торган быел тагын яңа законнар чыкты, аларга көн кими. Форсаттан файдаланып, фатир хуҗаларына мөрәҗәгать итәсе килә: торак-коммуналь хезмәтләргә вакытында түләп барыгыз. Бу үзегез өчен дә, күрше-тирәләр өчен дә, йортларның, ишек алларының төзеклеге һәм матурлыгы өчен дә файдалы.
Әңгәмәдәш: Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әҗәтлеләргә көн бетә