Моннан берничә ел элек электрон хезмәтләр хакында ишетеп кенә белә идек. Хәзер исә күпчелек үзенең барлык төр түләүләрен вакыт әрәм итмичә, озын-озак чиратларда тормыйча, өйдән генә түли, гаризалар яза, дәүләт хезмәтләре ала.
- Районда яшәүчеләр төрле белешмәләр сорап эчке эшләр бүлегенә еш мөрәҗәгать итәләр. Аларны әзерләгәнче һәм иясенә тапшырганчы шактый...
Моннан берничә ел элек электрон хезмәтләр хакында ишетеп кенә белә идек. Хәзер исә күпчелек үзенең барлык төр түләүләрен вакыт әрәм итмичә, озын-озак чиратларда тормыйча, өйдән генә түли, гаризалар яза, дәүләт хезмәтләре ала.
- Районда яшәүчеләр төрле белешмәләр сорап эчке эшләр бүлегенә еш мөрәҗәгать итәләр. Аларны әзерләгәнче һәм иясенә тапшырганчы шактый вакыт үтә. Күп белешмәләрне һәм мәгълүматны РФ дәүләт хезмәтләре порталында (www. gosuslugi.ru) алып була. Моның өчен бары тик анда теркәлергә һәм үзеңнең шәхси кабинетыңны гына булдырырга кирәк, - ди бүлек юрисконсульты Эльза Сәеткулова. - Эчке эшләр юнәлеше буенча портал аша түбәндәге төр хезмәтләр тәкъдим ителә:
- утлы коралны, ау, спорт, салкын коралларны һәм патроннар алуга, саклауга, йөртүгә рөхсәт бирүче лицензияләр бирү;
- хөкем ителгәнлек яки хөкемнән азат ителгәнлек, җинаять эзләвендә булганлык яки аның туктатылганлыгы хакында белешмәләр бирү;
- шәхси сак хезмәте буенча һөнәри әзерлек программасы үткән гражданнардан квалификацияле имтихан алу;
- сәяси репрессияләр к о р б а н н а р ы н ы ң реабилитацияләнүе хакында белешмәләр һәм архив белешмәләре бирү.
Порталның «Электрон МВД» бүлекчәсенә кереп, башка хезмәтләр хакында да мәгълүмат алырга, үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап табарга мөмкин. Электрон юл белән белешмәләр алганда нинди документлар кирәк, нинди эзлеклелек буенча эшлисе - порталда барысы да аңлатылган.
Сүз уңаеннан, gosuslugi.ru яки uslugi.tatarstan.ru дәүләт хезмәтләре порталларында теркәлеп, азнакайлылар өйдән чыкмый гына ЮХИДИ транспорт чараларын исәпкә кую яки төшерүгә, дәүләт техник каравын үтүгә, машина номерларының дубликатын ясатып алуга гариза яза, административ штрафларын түли ала.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев