Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Тик утырганым юк”, - ди сәгатьләр төзәтү остасы Айрат Еникеев

Аллаһы Тәгалә: «Адәм баласын сындырыплар сынармын» дигән. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең язмышларына күз ташласаң, бу тәгъбирнең раслыгына инанасың. Ләкин аларның барысы да диярлек, әнә шул сынаулар алдында сынып, сыгылып калмаган - үз дигәннәренә ирешү өчен бар булмышларын эшкә җиккән. Шәһәрдәшебез Айрат Еникеев та әнә шундыйларның берсе. Балачагында башка бик күп...

Аллаһы Тәгалә: «Адәм баласын сындырыплар сынармын» дигән. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең язмышларына күз ташласаң, бу тәгъбирнең раслыгына инанасың. Ләкин аларның барысы да диярлек, әнә шул сынаулар алдында сынып, сыгылып калмаган - үз дигәннәренә ирешү өчен бар булмышларын эшкә җиккән. Шәһәрдәшебез Айрат Еникеев та әнә шундыйларның берсе.

Балачагында башка бик күп малай-шалайлар кебек үз аякларында йөгереп йөри, яхшы билгеләренә генә укый. Армиядә хезмәт итү турында хыяллана. Аның тормышына фаҗига көтмәгәндә килә. Спорт ярышына барасы берничә укучы малай белән ашыга-ашыга өйләренә кием алырга кайтып барган Айратның исерек шофер аның хыялларын бер мизгел эчендә чәлпәрәмә китерә... Инде бу вакыттан соң да күпме дәвер узып киткән. 60 тан узган ирнең өендәге чисталык-пөхтәлекне күреп исең китәрлек, аның яшәү дәртенә, рух ныклыгына күп кенә сау-сәламәт кеше дә кызыгырлык!

-Бервакытта да тик утырганым юк, хәтта вакытны җиткерәлми азапланган вакытларым да була, - ди Айрат Касыйм улы. Буш вакытларында газета-журналлар, китаплар укырга ярата икән. Вакыт җиткерәлми - нишли диярсез. Бүген Айрат абый сәгатьләр төзәтүче оста. Әлеге һөнәргә ул яшүсмер вакытында ук өйрәнә. Без барганда да өйдә төрле-төрле сәгатьләр бар иде: кулныкылар, өстәлнеке, стенага эленә торганнары...

-Килгән кешеләрне бервакытта да кире борганым юк, ничек тә ярдәм итәргә тырышам. Элекке вакытларда заказларым икешәр айга сузыла иде, ләкин хәзер аларның саны бераз әзәйде. Кытайдан кергән продукция үзебезнекен кысрыклап чыгарды. Ә андыйлар төзәтелә торган түгел. Ләкин сәгать модасы киләчәктә тагын әйләнеп кайтачак эле. Матур итеп ясаган сәгатьләрдән бер генә хатын-кыз да баш тармый бит.

Социаль яклау идарәсеннән билгеләнгән махсус хезмәткәр Ландыш Гыйздәтуллина һәм шәфкать туташы Гөлназ Кадыйрова һәрдаим килеп, ярдәм итеп торалар. Туганнары да игътибарсыз калдырмый Айрат Касыйм улын.

Тормышыннан һич тә зарланмый Айрат абый. Барыннан да элек бик зур ихтыяр көченә ия, күңел киңлекләренең очы-кырые булмаган, аралашучан, дөньяны ихлас яратучы кеше ул.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Тик утырганым юк”, ди сәгатьләр төзәтү остасы Айрат Еникеев