Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әтиебез – Берлинны алган солдат

Әтиебез Сәгадәт Әминевкә рәхәт балачак тәтеми: 1937 елда әтисе Сафа вафат булгач, энесенә,ике сеңлесенә - терәк, әнисенә зур ярдәмче булып кала. Үсмер егетнең ныгып та өлгермәгән җилкәсенә авыл тормышының бөтен авырлыгы өелә. Озак та үтми сугыш башлана. Әле генә унсигезе тулган яшүсмерне 1942 нче елның 19 июнендә сугышка озаталар. Ул...

Әтиебез Сәгадәт Әминевкә рәхәт балачак тәтеми: 1937 елда әтисе Сафа вафат булгач, энесенә,ике сеңлесенә - терәк, әнисенә зур ярдәмче булып кала. Үсмер егетнең ныгып та өлгермәгән җилкәсенә авыл тормышының бөтен авырлыгы өелә. Озак та үтми сугыш башлана. Әле генә унсигезе тулган яшүсмерне 1942 нче елның 19 июнендә сугышка озаталар. Ул Волхов фронтына билгеләнә. Кыска гына курслар үткәннән соң, минометчы итеп алгы сызыкка җибәрәләр. Дошман белән бәрелешләр бу тирәдә бик аяусыз була. Әтинең күп иптәшләре һаләк булалар, әсирлеккә төшәләр, яраланалар, хәбәрсез югалалар. Бер бәрелештә әтинең аягы яралана.Төзәлгәч, кабат алгы сызыкка китә. Берчак минометлары янына фашист самолеты ташлаган бомба төшә. Бөтен җир сазлык булганлыктан ул шартламый, әтиләрнең расчеты исән кала. Безгә архивтан 1944 нче елда Новгород өлкәсенең Верхний Прихон авылын азат иткәндә әтинең күрсәткән батырлыгы турында командиры язган донесениене табарга насыйп булды. Анда әтинең, дошманның көчле уты астында 300 мина җыеп, үз минометлары янына ташуы, шулай итеп дошманның контрһөҗүмнәрен кире кайтарырга мөмкинлек тудыруы турында языла. Әлеге авылны азат иткәндә 100дән артык сугышчы һаләк була.

Әнә шулай сугышларда катнашып, әтиебез Германиягә кадәр барып җитә, Берлинны алуда катнаша. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен ул "Батырлык өчен", Хәрби батырлыклары өчен", "Берлинны алган өчен" һәм тагын башка медальләр белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлангач та тәҗрибәле солдатны кайтарып җибәрмиләр, ул тагын 4 ел Германиядә хәрби хезмәттә була. Туган авылы Әсәйгә 1949 елның май башында гына кайта.

1953 нче елда Митрәй авылы кызы Мөкәрәмә Хәсәнова белән тормыш корып җибәрәләр. Үз нигезләрен тергезәләр. Гаиләдә ике малай, бер кыз үстек. Әти бригадир, ат караучы булып эшләде. Сугыш кырында кичергән авырлыклар эзсез калмый: 1968 елның 14 апрелендә иртәнге якта колхоз эшеннән чирләп кайткан әти, төштән соң мәңгелеккә күзләрен йомды. Нибары 44 яшь иде аңа. Әни без - 3 баласы (олыбыз Рәфискә-13,миңа-11, Зәлиягә-9 яшь иде) белән ялгыз калды. Кечкенә генә гәүдәле булса да көчле, тырыш кеше әниебез. Ул безне үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгарды, кешедән ким итмәде. Без кечкенә чагында әнинең, әтинең туганнары да ярдәменнән ташламады. Әниебезгә хәзер 95 яшь. Кызы Зәлия, кияве Миргарифан тәрбиясендә тормыштан канәгать булып, шөкерана итеп, бөтен кешегә сәләмәтлек, илебезгә тынычлык теләп матур гына яшәп ята. Бу көннәрдә аның да телендә гел әтиебез. Аны барыбыз да сагынып, якты истәлекләрен күңелләребездә яңартабыз.

Фаварис Әминов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әтиебез – Берлинны алган солдат