Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әти нинди була икән ул?

Аның әтисе кинәт кенә юкка чыккан иде бит. Бик кечкенә иде ул, бөтенләй дә хәтерләми. Нинди була икән соң ул әти?

– Улым, бүген әтиең янына зиратка барып кайтырбыз әле, яме! Башка эшләреңне планлаштырмый тор!

Әнисе шулай диюгә, Дамирның йөрәк турыннан нәрсәдер чәнчеп алды.

– Ярар, әни барырбыз! – диде дә хәлсезләнеп диванга барып утырды. Аның күңелендә ап-ачык булып балачак хатирәләре яңарып килә иде.

... Ялтырап кояш чыккан чалт аяз көн иде ул. Әнисенең кабалана-кабалана каядыр җыенганын күргән нәни Дамир сорап куйды:

– Әни, әни! – дим. – Без берәр кайда барабызмы әллә?

– Барабыз, улым, барабыз. Әйдә әзерлән. Әтиең янына барабыз.

Дамир сөенеченнән ни эшләргә дә белмәде. “Әтиең янына барабыз” диде бит әнисе. Әтиең янына. Аның әтисе кинәт кенә юкка чыккан иде бит. Бик кечкенә иде ул, бөтенләй дә хәтерләми. Нинди була икән соң ул әти? Әнә Алияне алырга яслегә әтисе килә. Килгәч, күкләргә чөеп сикертеп ала, аннан кулларында гына күтәреп алып кайтып китә. Әтиләр, күрәсең, шулай көчле буладыр инде ул. Айнурныкы бераз кырысрак, ул акрын гына улының киенгәнен көтә, әлләни күп сөйләшми. Аның каравы Айнур сөенеченнән ни эшләргә белми. Әле сикерә, әле йөгереп барып әтисен кочаклап ала. Үзе:

– Әти, без машина белән кайтабыз бит әйеме! Менә болай вы-ы-ы-жж-жж җилдерәбез генә әйе бит, әтием, – дип бертуктаусыз сөйләнә. Әтисе күрмәгәндә генә Дамирга телен күрсәтеп алырга да өлгерә. “Менә минем әтием бар, янәсе. Ул мине машинада гына алып кайта. Ә

сине гел әниең килеп ала, тәпи-тәпи кайтасыз” дип үртәве инде бу аның. Айнур әтисе белән гел шулай мактана.

Малайлар бергә җыелганда да бик еш әтиләре турында сөйләшәләр. Ә Дамир бер сүз дә дәшми. Чөнки ул әтинең кем икәнен дә, нинди икәнен дә белми шул. Бу хакта әнисеннән сораса да: “Кечкенә шул әле син, улым, бераз үскәч аңлатырмын”, – дип җавап бирә.

Менә бүген ниһаять әтисен күрәчәк бит инде ул. Берәр ерак җиргә киткәндер дә, озак кайтмый торгандыр. Нинди икән соң аның әтисе Алиянеке кебек озын буйлы, көчлеме икән? Айнурныкы кебек машинасы да бармы икән? Дамирны күрү белән кочаклап алып, күкләргә чөеп шаярыр микән? Юл буена әнә шундый уйлар уйлады ул. Башка вакытта әнисенең кулына бераз асылынып, теләр-теләмәс кенә атласа, бүген Дамирны тотып тыярлык түгел иде. Әнисе бер атлаганда, ике-өч атлый. Әле киредән йөгереп килеп тарткаларга да өлгерә: “Тизрәк булсын иде инде әнисе”.

– Улым, кепкаңны ки әле, яме! Монда яланбаш керергә ярамый.

Әллә нинди генә җиргә килеп керделәр алар. Агачлар, чәчәкләр, тагын ниндидер зур-зур ташлар... Менә әнисе шундый ташларның берсе янына килде дә тып-тын гына калып, эченнән нәрсәләрдер сөйли башлады. Аннан соң елап та алды бугай әле. Таш янындагы корыган чүпләрне йолкыды. Дамирга бик күңелсез булып китте:

– Әни, әни! – дим. – Кая соң инде минем әтием?

Әнисе кинәт үксеп елый башлады:

– Әтиең менә шунда бит инде, улым. Менә шушында ята инде ул, – диде калтыранган куллары белән кабер чардуганын сыйпап. –И, бала, син соң тере әтиеңне күрәм дип килдеңмени? Әйтәм аны, сөенә-сөенә

сикерендең. Кичер, балам, кичер зинһар өчен. Аңламыйсың шул әле син.

... Көн арты көн, ай арты ай, ел арты еллар узган да киткән... Дамир да үсеп буй җиткерде. Ул чакта түшәк өстендә яткан әтисенең егетләрчә каты итеп кулын кысканын да хәтерли әле ул. Дамир шул чакта чырык-чырык көлгән иде. Ике яшьлек сабый ни генә аңласын соң. Каты авырудан чирләп яткан әтисенең хушлашуы булган икән бит. Сабый күңеле белән әтисенең кайда югалуын гына һич кенә дә аңлый алмады шул Дамир ул чакта.

– Улым, син әзерме әле. Аллага тапшырып кузгалабызмы?

Дамир уйларыннан айнып, яшьле күзләрен әнисенә күрсәтмәс өчен “Мин бераз машинаны караштырам әле”, – дип тизрәк урамга чыгып китте.

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев