Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әти-әниләр балаларына бакчада кәбестә һәм балыкны күп ашатуларыннан зарланган

Узган ел министрлыкка балалар бакчаларында туклануга кагылышлы 6 мөрәҗәгать килеп ирешкән. (Казан, 14 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). 2016 елда балалар бакчаларында туклану мәсьәләсе буенча Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына 6 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Алдагы елда бу сан 1959 булган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли...

Узган ел министрлыкка балалар бакчаларында туклануга кагылышлы 6 мөрәҗәгать килеп ирешкән.

(Казан, 14 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). 2016 елда балалар бакчаларында туклану мәсьәләсе буенча Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына 6 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Алдагы елда бу сан 1959 булган.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгатьләр менюга бәйле.

"Мөрәҗәгатьләрнең 4 се Казаннан иде. Алар ешрак менюда кәбестә һәм балыкның чагыштырмача күбрәк, ә җиләк-җимешләрнең аз булуына һәм урталай бүленеп бирелүенә бәйле. Азнакайдан килгән мөрәҗәгать исә менюда 2 атна дәвамында сыер ите булмауга кагылышлы иде. Барысы белән дә аңлату эшләре алып барылды, мәсьәләләр хәл ителде", - диде урынбасар.

Мәгълүм булганча, хәзер белем бирү учреждениләрендә һәм балалар бакчаларында меню 2 атна алдан төзелә. Аның нигезендә бер үк продуктлардан пешерелгән ризыклар көн дәвамында кабатланырга мөмкин түгел.

tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев