Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Әти-әни, мин кем булыйм инде, ә?»

Әнинең, үзе озак еллар язу-сызу, санау эшендә эшләгәнлектән, мине икътисадчы яки хисапчы итәсе килде. Әти исә ак халатлы табиб буларак күрде. Башкалар: «Сиңа укытучы булырга кирәк», - диләр иде.Әмма мин журналист һөнәре буенча белем алдым, сайлаган һөнәрем буенча эшлим. Бу юлдан китүемә һич кенә дә үкенмим. Кыенлыклары, иртәнге 4тә торып...

Әнинең, үзе озак еллар язу-сызу, санау эшендә эшләгәнлектән, мине икътисадчы яки хисапчы итәсе килде. Әти исә ак халатлы табиб буларак күрде. Башкалар: «Сиңа укытучы булырга кирәк», - диләр иде.Әмма мин журналист һөнәре буенча белем алдым, сайлаган һөнәрем буенча эшлим. Бу юлдан китүемә һич кенә дә үкенмим. Кыенлыклары, иртәнге 4тә торып командировкаларга барулар, кичке 12гә кадәр текст язу кебек вак мәшәкатьләре булса да, эшемне бик яратам, чөнки бу юлны мин үзем сайладым. Тик төркемдәшләремнең шактые, төгәлрәк әйткәндә, 17 кешенең дүртесе генә алган һөнәре буенча эшли...

Һөнәр сайлау мәктәп укучысы өчен генә түгел, ә аның әти-­әнисе өчен дә мөһим. Дөресрәге, бигрәк тә ата-аналарга. Чөнки нәкъ менә алар баланың һөнәр сайлавына турыдан-туры йогынты ясый. Баланы алар еш кына үзләре теләгән уку йортына кертеп, үзләренә ошаган һөнәрне сайларга этәргеч бирә. Алар үзләрен тәҗрибәлерәк дип саный һәм баланың фикере белән уртаклашмас­ка да мөмкин.

Тормыштан бер мисал. Бер егет, мәктәпне тәмамлагач, әтисе кушуы буенча, хәрби уку йортына керә. Аны тәмамлый һәм менә ике ел инде үз һөнәре буенча эшли. Әмма эшеннән тәм тапмый, чөнки бу уку йортын үз теләге белән сайламаган. Егет мәктәптә укыганда спорт белән дус була, төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый һәм киләчәктә дә үзен шул өлкәдә күрә. Әмма... Әтисенең сүзен тыңлау нәтиҗәсендә, хыялы тормышка ашмый. Хәзер ул көн саен диярлек әтисен бу «яхшылыгы» өчен битәрли. «Анда укырга мине син керттең! Миңа бу эш ошамый!» - ди егет кеше.

Ата кеше исә яшь вакытында үзе хәрби булырга хыялланган, тик уку йортына гына керә алмаган. Үзенең яшьлек хыялын баласы аша тормышка ашырып, ул нәрсә отты?
Яшүсмерләрне ишетергә, аларның фикерләренә колак салырга һәм теләкләрен хөрмәт итәргә кирәк. Аеруча да шундый җитди сайлау алдында торганда. Билгеле инде, олыларның тәҗрибәсе зуррак, алар нәрсәнең «яхшы» икәнен күпкә әйбәтрәк белә. Әмма үз фикерегезне балага беркайчан да көчләп такмагыз! Бала белән мөнәсәбәтләрегез яхшы булсын дисәгез, аның белән «бер дулкында» булырга тырышыгыз. Аңа сайлау мөмкинлеге бирегез! Авыр минутларда балагыз янында булыгыз. Шул вакытта ялгыш адымнар ясалмас.


Психолог, нейролингвистик программалаштыруны файдаланып эш итүче белгеч Лилия Бормусова:
- Кызганыч, әмма ата-аналар еш кына үзләренең бала чакта тормышка ашмаган хыялларын балалары аша гамәлгә ашырырга омтыла. Нәтиҗәдә, балалар үзләре теләгән һөнәр алмый. Баштан алар уку йортына керсә дә, соңрак, һөнәрләре ошамау сәбәпле, укуларын ташларга да мөмкин. Аларның киләчәктә мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә алмый торганнарга әйләнү куркынычы да бар. Кайсы юлны сайларга теләвеңне аңлау өчен, яшүсмергә үзенең нинди кызыксынулары булуын барларга кирәк. Һөнәр сайлау кешенең холкына, темпераментына, сәләтенә дә бәйле. Баланың хоббие булса, ул нәрсә белән булса да кызыксынса, һөнәр сайлаганда бу төп шарт булып торырга мөмкин. Кайсы юлдан китәргә, нинди уку йортына укырга керергә дигән сорауларга җавап табарга психолог киңәше дә булыша ала. Алар диагностик махсус тестлар үткәрә, әңгәмәләр уздыра. Әлеге тестлар ярдәмендә, баланың шәхесе нинди һөнәргә күбрәк тартылуы, сәләтләре ачыла, кайсы һөнәрне сайласа, аңа яхшырак булачагы хакында киңәшләр бирелә. Һөнәр сайлауны мөмкин кадәр яшьрәк вакыттан башларга кирәк. Әти-­әниләргә балаларын бәләкәй вакыттан, алар рольләргә бүленеп уйный башлаганда ук күзәтергә киңәш итәр идем. Балалар исә һөнәрләрен 14 яшьләр тирәсендә сайлый башласа, әйбәт булачак. Бу яшьтә ата-аналарга яшүсмерләр белән сайланачак һөнәрләре хакында күбрәк сөйләшергә киңәш ителә. Баланың холык үзенчәлекләрен истә тоту мөһим. Ата-аналар, һөнәрнең дәрәҗәсе артыннан кумыйча, балаларын «ишетсен» иде.

Казанның Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирелә торган 12нче гимназиясе директоры Илһамия Тимеркаева:
- Минемчә, һөнәр сайлауны 11нче - чыгарылыш сыйныфка гына калдыру дөрес түгел, моңа 10нчы сыйныфларда ук әзерләнә башларга кирәк. 11нче сыйныфта гына бөтен фәннәрне дә өйрәнеп тә, кабатлап та бетереп булмый. Безнең гимназиядә укучылар 10нчы сыйныфтан ук әзерлек төркемнәренә йөриләр, мәктәптә дә бик тырышып укыйлар. Һөнәр сайлаганда, баланың нинди өлкәгә сәләте булса, шул юнәлешне сайласын иде. Шәһәрдә моны ачыкларга ярдәм итә торган бик күп үзәкләр бар. Шул үзәкләр аша үзләренә туры килә торган һөнәрне сайлап алырга мөмкин.




Лилия ЛОКМАНОВА

Источник: http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Әтиәни, мин кем булыйм инде, ә?»