Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Терлекчелеккә игътибар көчәя

Узган чәршәмбе - 21 март көнне, районыбызның "Кәримов" крестьян-фермер хуҗалыгы базасында (элекке "Урсай" ҖЧҖ) терлекләрне кышлату, аларның баш санын саклап калу һәм маллардан үрчем алу мәсьәләләре буенча республика семинары узды. Анда Кама аръягы зонасына кергән җиде район вәкилләре - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү идарәләре консультантлары, селекция-нәсел хезмәте станцияләре җитәкчеләре,...

Узган чәршәмбе - 21 март көнне, районыбызның "Кәримов" крестьян-фермер хуҗалыгы базасында (элекке "Урсай" ҖЧҖ) терлекләрне кышлату, аларның баш санын саклап калу һәм маллардан үрчем алу мәсьәләләре буенча республика семинары узды.

Анда Кама аръягы зонасына кергән җиде район вәкилләре - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү идарәләре консультантлары, селекция-нәсел хезмәте станцияләре җитәкчеләре, район дәүләт ветеринария берләшмәләре начальниклары, ветеринария табиблары, хуҗалыкларның нәсел эше буенча технологлары, товарлыклы-сөтчелек фермалары мөдирләре катнашты.

Семинарны район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин ачты һәм район агросәнәгать комплексы, терлекчелек өлкәсендә соңгы айларда башкарылган эшләргә тукталды.

- Терлекчелек тармагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ел дәвамында тотрыклы продукция һәм акча кереме алу чыганагы ул, - диде Марсель Зөфәр улы. - Ел башыннан хуҗалыклардагы мөгезле эре терлек санын 327 гә арттыруга ирештек һәм бу аларның санын 22 873 башка җиткерү мөмкинлеге бирде. Шуларның 7 333 е - савым сыер. Болардан тыш, районда 2 619 дуңгыз, 2 572 сарык, 483 ат асрала.

- Сер түгел, - диде Марсель Шәйдуллин, -сөт саву буенча бер-ике ай элек кенә безнең район республикада иң артта бара иде. Бүген инде кырык өченчедән утызынчы урынга күтәрелдек. Соңгы ике ай йомгаклары буенча бер сыердан уртача 596 килограм, барлыгы 4 402 тонна сөт алдык. Шуның 4 102 тоннасы сатылды. Ә инде соңгы көннәр күрсәткеченә карасак, бер сыердан сөт алу уртача 11,3 килограммга җитте. Районда көтүне тулыландыру эшенә дә зур әһәмият бирелә. Яңа туган бозауларның күпләп үлеменә китерүче сәбәпләр ачыкланды. Аны бетерү өстендә җитди эш алып барыла.

Ул авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлекне күтәрүнең башка җитди мәсьәләләренә дә тукталды.

Киңәшмәнең пленар өлешендә республика дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш табибы Булат Камалов, ГГСХУның терлекчелектә нәсел эше буенча начальнигы Илсур Закиров республика районнарында терлекчелекнең торышына анализ ясады. "Кәримов" КФХсы башлыгы Фәнүс Кәримов үз хуҗалыгының икътисади халәте, терлекчелек тармагында, аеруча яңа туган бозауларны саклап калу буенча ирешелгән уңышлар турында сөйләде.

Зона семинарының практик өлеше хуҗалыкның терлекчелек фермаларында узды. Анда катнашучылар алдында КФХ башлыгы урынбасары Шәүкәт Ихсанов, терлекчелек буенча урынбасар Таһир Латыйпов, ветеринария баш табибы Рим Сәхәбиев, Тымытык ветлечебницасы мөдире Рамис Аббазов, район ветеринария берләшмәсе баш табибы Рөстәм Әхмәтшин, авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Рәфис Гыйләҗев, селекция-нәсел станциясе начальнигы Дилә Вәлиева һәм башкалар чыгыш ясады.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев