Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Телефоннан сөйләшкән өчен - штраф

Көн туса, яңа хәбәр дигәндәй, депутатлар юлны аркылы чыкканда телефоннан сөйләшкән җәяүлеләрне штрафка тарту турында канун проекты әзерли. Материаль җәза күләме дә шактый зур - 500-800 сум. "Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре күп очракта аяныч тәмамлана. Телефоннан сөйләшү юлга булган игътибарны бермә-бер киметә, бу вакытта тирә-юньдә булган хәлне бәяләп булмый", -...

Көн туса, яңа хәбәр дигәндәй, депутатлар юлны аркылы чыкканда телефоннан сөйләшкән җәяүлеләрне штрафка тарту турында канун проекты әзерли. Материаль җәза күләме дә шактый зур - 500-800 сум. "Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре күп очракта аяныч тәмамлана. Телефоннан сөйләшү юлга булган игътибарны бермә-бер киметә, бу вакытта тирә-юньдә булган хәлне бәяләп булмый", - дип билгели депутатлар. Алар шулай ук руль артында телефоннан сөйләшеп барган өчен штрафны 5 меңгә кадәр арттырырга тәкъдим итә.Әлеге канун хакында азнакайлыларның фикере нинди? Сүз - аларга.

Рамил Галиев: - Юл хәвефсезлеге кагыйдәләре елдан-ел катгыйландырылса да, җәяүлеләргә каты җәза каралмаган. Бүген юлда үзләрен патша итеп хис итүче кешеләр бихисап, күп очракта светофорга карап тормыйлар, юлны тиеш булмаган урыннан кисеп чыгуны да бернигә санамыйлар... Шуңа да әлеге законга уңай карыйм.

Альмира Сәгъдәтуллина, юлларда хәвефсезлек программаларын финанслау дирекциясе җитәкчесе: - Мондый закон, һичшиксез, кирәк! Телефоннан сөйләшеп без үз-үзебезне куркыныч астына куябыз. Бу вакытта игътибар юлда түгел, әңгәмәдәштә була. Ә бу вакытта юлдан хәрәкәт итүче машина руле артында исерек шофер булса?! Шуны истә тотарга кирәк: юл җәяүленең дә, машина йөртүченең дә хатасын кичерми.

Әдилә Гомәрова: - Телефоннан сөйләшү миңа һич комачауламый! Юлны чыкканда һәрчак уңга-сулга карыйм, барлык ситуацияне күздә тотам.

Азат Хәертдинов: -Хәвеф-хәтәр беребездән дә сорап килми. Ул бер булмаса, бер була торган хәл. Күпләр юлны чыкканда як-ягына да карап тормый, туп-турыга йөгерә. Ә бит без барыбыз да кешеләр, шофер да ниндидер һәлакәт ясыйм дип юлга чыкмый, барсын да очраклылык хәл итә. Аннан ике колагын да "томалап", музыка тыңлап йөрүчеләр күбәйде, менә аларның игътибары чыннан да юлда түгел, ниндидер хыял илендә!

СҮЗ УҢАЕННАН 9 ай эчендә Азнакайда юлны тиешле урыннан чыкмаган 243 җәяүле, җәяүлеләргә юл бирмәгән 211 машина йөртүче штрафка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Телефоннан сөйләшкән өчен штраф