Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Техника куркынычсызлыгын сакламау фаҗигагә илтә

Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри диләр. Соңгы вакытта фаҗигаләр аеруча ешаеп китте. Кемнеңдер үз вазифаларына салкын карашы, гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве аркасында йөзләгән гомерләр вакытсыз өзелә. Статистикадан күренгәнчә, ел саен Россиядә производствода якынча 3 мең кеше һәлак була, 14 меңләп кеше инвалид кала, 10 меңнән артыгы һөнәри чир...

Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри диләр. Соңгы вакытта фаҗигаләр аеруча ешаеп китте. Кемнеңдер үз вазифаларына салкын карашы, гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве аркасында йөзләгән гомерләр вакытсыз өзелә. Статистикадан күренгәнчә, ел саен Россиядә производствода якынча 3 мең кеше һәлак була, 14 меңләп кеше инвалид кала, 10 меңнән артыгы һөнәри чир ала.
Хезмәтне саклау буенча муниципаль район координацион советы күзәтү органнары белән берлектә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, оешма-учреждениеләрдә, төзелеш объектларында даими рәвештә тикшерүләр үткәрүгә карамастан, кимчелекләр очрап тора. Чираттагы рейдта без төзелеш участокларында техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең ничек саклануы белән таныштык.
Юлыбыз шәһәрдә капиталь ремонт баручы йортлардан башланды. Ленин урамындагы 26-28 нче йортларда эшчеләр фасадны тышлый. Дүрт катлы биеклектән түгел, урындыктан егылып төшеп тә аякны сындырырга мөмкин. Ә биредә куркынычсызлык каешларын тагуны, башларына каска киюне кирәк тапмаганнар. Баскычлар да ныклап беркетелмәгән.
Ленин урамындагы 40-42 нче йортның подъездлары янында канализация люклары ачык, казылган чокырлар рәшәткәләнмәгән, бала-чага түгел, караңгыда өлкән кеше дә төшеп китүе бик ихтимал.
Көнчыгыш микрорайонда ике торак йорт төзелешендә булдык. Подрядчы "КСТ-2000" җәмгыяте төзелеш участогын коймалап алуны кирәк тапмаган, ахры. Дөрес, урыны-урыны белән ватык-җимерек койма сыман әйбер бар. Чүпләрне җил тирә-якка очырып тараткан. Балконнарны төсле калай белән тышлаганнар, әмма кайберсе купкан, көчле җил чыкса, кайда, кемгә килеп төшәр икән? Эшчеләр төшке ашка кайтып киткән иде. Урамдагы электр щиты ачык калган, кабель җирдә ята. Каршыда гына - балалар уен мәйданчыгы. Мондый салкын карашның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында аңлатып тору да кирәкмидер. Аллам сакласын, диясе генә кала.
Подрядчы "Арслан" җәмгыяте участогында хәл бөтенләй башкача. Төзелеш мәйданы биек койма белән уратып алынган, кизү оештырылган. Күзгә тәртип ташлана. Участок начальнигы Фирдәвес Әхмәтов белдерүенчә, чүпне килеп төяп алып китәләр, техника куркынычсызлыгы таләпләрен үз җитәкчеләре дә ныклы контрольдә тота.
- Хезмәт куркынычсызлыгына республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Мондый рейдлар булган кимчелекләрне ачыкларга, хаталарны төзәтергә мөмкинлек бирә, - ди Азнакай район Советының хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча белгече Рамил Гафиятуллин.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Техника куркынычсызлыгын сакламау фаҗигагә илтә