Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Техник карау үтте

Еллык күрсәтмә техник карау бара Район агросәнәгать предприятиеләре арасында тракторларга һәм прицепларга быелгы беренче еллык дәүләт техник каравы "Марс" җәмгыяте базасында күрсәтмә чара буларак уздырылды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге вәкилләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш инженерлар катнашты. Техника паркының торышын тикшерүгә алынганчы, механизаторлар алдында Азнакай районы һәм...

Еллык күрсәтмә техник карау бара

Район агросәнәгать предприятиеләре арасында тракторларга һәм прицепларга быелгы беренче еллык дәүләт техник каравы "Марс" җәмгыяте базасында күрсәтмә чара буларак уздырылды.

Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге вәкилләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш инженерлар катнашты.

Техника паркының торышын тикшерүгә алынганчы, механизаторлар алдында Азнакай районы һәм шәһәре буенча дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Альберт Фахразов чыгыш ясады.

- РФ хөкүмәте дәүләт техника күзәтчелеге инспекцияләренә техниканы вакытында теркәү, карау үткәрү, алардан куркынычсыз файдалануны тәэмин итү буенча аерым вәкаләтләр бирә һәм бурычлар йөкли, - диде ул. - "Маяк" газетасында басылган график нигезендә, район авыл хуҗалыгы структуралары арасында быелгы беренче техник карауны бүген үткәрәбез. Соңгысы 9 апрельгә "Чалпы" ҖЧҖдә булачак. Шушы вакыт эчендә уннан артык хуҗалыктагы 473 трактор һәм прицепның төзеклеге тикшерелеп бетәргә тиеш. Төп игътибар узел һәм агрегатларның төзеклегенә юнәлдерелә. Моңа тормоз, идарә итү системалары, тышкы яктылык приборлары, пыяла чистарткычлар, двигатель, тәгәрмәч-шиналар төзеклеге һәм башкалар керә. Болардан тыш, һәр транспорт чарасының янгын куркынычсызлыгы, беренче ярдәм күрсәтү чаралары белән тәэмин ителгән булуы мөһим.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәсүл Сәгъдиев агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм аларның баш инженерлары игътибарын язгы кыр эшләрен башкарып чыгарлык ягулык-майлау материаллары запасын булдыру алдыннан алар сакланасы чаннарны чистарту мөһимлегенә, кичектергесез башка чараларга юнәлтте.

Күрсәтмә техник карауның "Марс" хуҗалыгында уздырылуы бер дә очраклы күренеш түгел. Җәмгыятьнең 24 тәгәрмәчле, 15 чылбырлы тракторы, 9 тагылма арбасы бар. Алар Илмир Гарипов, Фәварис Сабиров кебек Татарстанның атказанган механизаторлары, Илсөяр Гайсин, Радик Шәймиев, Әнфәс Камилов, Рәфис Зәйнетдинов, лаеклы ялда булуларына да карамастан, яраткан һөнәрләре буенча эшләрен дәвам итүче Камилҗан Нигъмәтҗанов, Рәис Гарифуллин кебек районда танылган тракторчылар кулында. Күбесе, сезонга карап, берничә техниканы эшкә җигә. Хуҗалыкның язгы кыр эшләренә хәзерлек комиссиясе рәисе, баш агроном Ирек Абдуллин әйтүенчә, язгы кыр эшләрендә катнашасы барлык тагылма кораллар, шул исәптән бер "Кузбасс", бер "Бастер", дүрт "СЗП - 3,6" чәчкече узган ел азагында ук каралып, көйләп куелган. Баш инженер Наил Баянов, машина-трактор мастерское мөдире Расих Мөбарәкшинның һәр эшне үз вакытында оештыруы, планлы рәвештә алып баруы тракторларны гыйнвар башы белән ремонтлауга тотыну һәм аны вакытында башкарып чыгу мөмкинлеге биргән.

... Ә инде биредә уздырылган еллык техник карау нәтиҗәләренә килгәндә, дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Альберт Фахразов аны район хуҗалыкларына үрнәк итеп куйды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев