Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Техник карау башланды

Район агросәнәгать предприятие-ләрендә тракторларга, прицепларга еллык дәүләт техник каравы муниципаль район башлыгы белән килешенгән һәм "Гостехнадзор"ның республика идарәсе җитәкчесе тарафыннан раслаган график нигезендә 18 мартта башланырга тиеш булса да, "Таллы Бүләк" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында (СХПК) һәм "Шәвәлиев КФХсы"нда (Әсәй авылы җирлеге) ул, башкаларга үрнәк буларак, вакытыннан алда - 14...

Район агросәнәгать предприятие-ләрендә тракторларга, прицепларга еллык дәүләт техник каравы муниципаль район башлыгы белән килешенгән һәм "Гостехнадзор"ның республика идарәсе җитәкчесе тарафыннан раслаган график нигезендә 18 мартта башланырга тиеш булса да, "Таллы Бүләк" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында (СХПК) һәм "Шәвәлиев КФХсы"нда (Әсәй авылы җирлеге) ул, башкаларга үрнәк буларак, вакытыннан алда - 14 март көнне уздырылды.
Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм хуҗалык итү формацияләре җитәкчеләре, баш белгечләр - инженерлар, агрономнар катнашты.
Әлеге күрсәтмә чарада үзйөрешле машиналарга һәм прицепларга техник карау хөкүмәт куйган таләпләргә туры китереп башкарылды. Алар арасында иң мөһимнәрдән берсе - техниканың дәүләт теркәве узган булуы. Шулай ук үзйөрешле машинаның ничек техник хезмәт күрсәтелүенә, ремонтлануына, тышкы кыяфәтенә, буялуына, арткы якны күрсәтү көзгесе булуына, яктылык, сигнал утларының төзеклегенә әһәмият ителә. Тракторның янгын сүндергеч, аптечка белән комплектлаштырылуы да мөһим.
Прицеплар дәүләт теркәве узган, ремонтланган-буялган, тәртәсенә (дышло) куркынычсызлык тросы куелган булырга тиеш. Шулай ук үзлегеннән кузгалып китүне кисәтүче башмаклар булу, яктылык һәм кисәтү сигналларының эшләве шарт.
Тракторчының үзе белән тиешле категория куелган йөртү таныклыгы, техниканы кабул итеп алганлыгына акт, медицина белешмәсе булырга тиеш. Быел кертелгән яңалык - трактор двигателеннән чыккан агулы матдәләр микъдарын ачыклау. Ул норма таләпләреннән арткан очракта, техникадан файдалану тыела.
Күрсәтмә техник карау өчен район хуҗалыклары арасыннан нәкъ менә әлеге СХПК һәм КФХны сайлап алу очраклы түгел. Биредә әлеге җаваплы чараны елның-елында беренчеләрдән булып һәм таләпләр югарылыгында башкаралар. Быел да җитәкчеләр Наил Мотыйгуллин, Зиннур Шәвәлиев, баш инженерлар Заһир Асибаков, Нәсим Гарифуллин, механизаторлар үзләренең эшләрен җиренә җиткереп үтәгәннәр. Техник карау уздырган "Гостехнадзор"ның Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек башлыгы Альберт Фахразов алар эшеннән канәгать калуын белдерде. Аеруча "Таллы Бүләк" коперативында тракторларның хәзерлеген семинарда катнашучыларга үрнәк итеп куйды.
Һәр ике хуҗалыкта да район агрокомплексы җитәкчеләре, белгечләре, анда катнашкан механизаторлар алдында язгы кыр эшләренә хәзерлек һәм аны кыска вакыт эчендә уздыру турында авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, җир эшкәртүдә, үсемлекләрне өстәмә тукландыруда, чәчүдә катнашасы агрегатларны, тагылма коралларны көйләү һәм куллану буенча идарәнең җитештерү-механизация бүлеге консультанты Илназ Хәмитов, орлыкларны чәчүгә хәзерләү, агулау технологияләре турында "Россельхозцентр" филиалының Азнакай бүлекчәсе начальнигы Фоат Гаделшин чыгыш ясады.
Эшлекле сөйләшүгә Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов йомгак ясады, безнең төбәктә язның кабатланмас үзенчәлеккә ия булуын, шуңа да барлык техниканы, орлык, ашлама, ягулык-майлау материалларын кыр эшләре кампаниясе башланганчы ук тулы хәзерлеккә китерү мөһимлеген ассызыклады.
Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Техник карау башланды