Төбәкне өйрәнү музее – аң-белем учагы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төбәкне өйрәнү музее – аң-белем учагы

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында районның төбәкне өйрәнү музеенда күп төрле чаралар уза.

Шушы көннәрдә үткәрелгән “Милләтләр дуслыгы” уен-викторинасы мәктәп яны лагерьларына йөрүче малай-кызларны җыйды. Алар музей залларында төбәгебезнең бай тарихы, күренекле шәхесләре белән таныштылар.

– Азнакай- күпмилләтле халык, аларның кием-салымнары, көнкүреш әйберләре балаларда зур кызыксыну уятты, – ди музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина. –“Могҗизалар кыры” зирәклек уенында тарихны ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев