Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төбәкара рәссамнар күргәзмәсендә

Азнакай мәдәният йортында ТРда тарихи-мәдәни мирас елына багышланган республикабызның көньяк-көнчыгыш районнары рәссамнарының төбәкара күргәзмәсе ачылды. Аны оештыру идеясе яңа гына узган Руслан Латыйпов һәм Гөлнара Галиуллина скульптуралары күргәзмәсендә туды һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин тарафыннан хупланды. Үз хезмәтләре белән Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Җәлил, Зәй, Лениногорск рәссамнары...

Азнакай мәдәният йортында ТРда тарихи-мәдәни мирас елына багышланган республикабызның көньяк-көнчыгыш районнары рәссамнарының төбәкара күргәзмәсе ачылды.
Аны оештыру идеясе яңа гына узган Руслан Латыйпов һәм Гөлнара Галиуллина скульптуралары күргәзмәсендә туды һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин тарафыннан хупланды.
Үз хезмәтләре белән Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Җәлил, Зәй, Лениногорск рәссамнары таныштырды. Районыбызның мәдәни тормышындагы зур вакыйга уңаеннан очрашуда катнашучыларны муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, «Мизгел» сәнгать галереясе җитәкчесе Мөнирә Минһаҗева, республика һәм илебезнең күренекле рәссамнары котлады.
Күргәзмә кураторларының берсе, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, РФ рәссамнар берлеге әгъзасы Мөдәрис Минһаҗев чараның максатлары белән таныштырды, алар - иҗат эшенә бәя бирү, рәссамның исемен туган төбәгендә, республикада, ил, дөнья күләмендә таныту. Әлеге чараны оештыруда «Шәһри Казан» газетасының мәдәният бүлеге мөхәррире Расиха Фәизова, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Яков Лукьяненко, атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәрис Минһаҗев зур өлеш кертте.
Рәсемнәрнең күбесе - Лениногорск музыкаль-сәнгать педагогия көллиятен тәмамлаучылар хезмәте. Сәнгать белеме галиме, укытучы Нина Горюнова рәсемнәрнең төрле жанрда башкарылуын искәртеп узды: матур натюрмортлар, реалистик пейзажлар, портретлар һәм авторларның кеше күңеле, галәм турындагы уйлануларын чагылдырган поэтик-романтик картиналар.
Сәнгать сөючеләр Дамир Хафизов рәсемнәрен август аенда Казанның «Эбиволь» күргәзмәләр залында күрә алачак. Р.Латыйпов һәм Г.Галиуллина милли скульптураларын шулай ук республикабыз мәркәзендә тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төбәкара рәссамнар күргәзмәсендә