Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Түбә астына барма, башыңа балә алма
Табигатьнең көйсезлегенә һич көйләнеп бетмәле түгел. Менә тагын зәмзәһир суыклардан соң түбәләрдән тып-тып тамча тама. Әйтерсең, яз ишек кага. Ә урамда - февраль башы гына! Мондый җылытуның шәһәр кешесе өчен бик начар ягы бар - түбәләрдән боз, кар ишелү. Дүртенче-бишенче катан төшкән боз сөңгесе астына туры килсәң, исән калырмын димә!...
Табигатьнең көйсезлегенә һич көйләнеп бетмәле түгел. Менә тагын зәмзәһир суыклардан соң түбәләрдән тып-тып тамча тама. Әйтерсең, яз ишек кага. Ә урамда - февраль башы гына!
Мондый җылытуның шәһәр кешесе өчен бик начар ягы бар - түбәләрдән боз, кар ишелү. Дүртенче-бишенче катан төшкән боз сөңгесе астына туры килсәң, исән калырмын димә!
- Йорт янына якын килмәскә дип кисәтеп, язулар да элеп куябыз инде, кызыл тасмалар да тартабыз, әмма биш минут үтми, ертып ташлыйлар, - ди «Восход» торак милекчеләре ширкәте ишек алды җыештыручысы Хәкимә Степанова.
Әнә кызыл тасма астыннан иелә-бөгелә ике ханым үтеп китте. Өлкән яшьтәге агайның да башы ике бугай. Ә менә мәктәп балалары зурлардан акыллырак булып чыкты: алар көрт ерып булса да, куркыныч урынны уратуны хуп күрделәр.
- Тәбәнәк йортларда бозларны колга белән бәреп төшерәбез, туры түбәле биек йортларга эшчеләр менә, ә кыек түбәләргә күтәрткеч машинага заказ бирәбез. Аның 1 сәгате 1 мең сумга төшә. Каты салкыннарда машинаның да мае катып җәфалады. Карамагыбызда 57 торак йорт, бер көнне барысына җитешеп булмый. Ленталар сузган булабыз, ләкин халык аларны бар дип тә белми, - ди «Наш дом» ширкәте инспекторы Раушания Сабирова да.
Бәхеткә, әлегә бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән. Ходай да сакланганны саклармын дигән. Шуңа күрә башны күрәләтә боз астына тыгу - үлем белән шаяру ул.
Түбәләрне чистарту өчен биналар белән идарә итүче оешмалар җаваплы. Һәм сез яки машинагыз зыян күргән икән, нәкъ менә аларны җавапка тарта аласыз. Әмма боз һәм кар балкон түбәсеннән ишелеп төшсә, әлеге фатир хуҗасына җавап тотарга туры киләчәк. Шуңа күрә балкон түбәләрегезне чистартып торыгыз.
Белегез!
Боз сөңгеләре турында идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә алар бу шикаятьләргә тиешле игътибар бирми икән, «Халык контроле» сайтына язарга мөмкин. Андый намуссыз җитәкчеләргә карата штрафлар каралган. Штрафлар күләме шәхси затларга - 15-30 мең, ә юридик затларга исә - 200 мең сум тәшкил итә дип яза intertat.ru.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев