Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тавык дигәнебез әтәч булды

Узган гасырның 60нчы еллары. Тәкәнеш районы таратылып, көнбатышындагы берничә авыл Кукмарага кушылды. Дөрес, кыска вакытка гына. Шул шаукымнан безнең Олыяз авылы да читтә калмады. Ул вакытларда Олыяз мәдәният йортының эше мактауга лаек, үзешчән коллективлар гөрләп эшләп тора иде. Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" драмасын сәхнәгә әзерләп, бик күп авылларда куйдык. Чираттагы...

Узган гасырның 60нчы еллары. Тәкәнеш районы таратылып, көнбатышындагы берничә авыл Кукмарага кушылды. Дөрес, кыска вакытка гына. Шул шаукымнан безнең Олыяз авылы да читтә калмады. Ул вакытларда Олыяз мәдәният йортының эше мактауга лаек, үзешчән коллективлар гөрләп эшләп тора иде.

Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" драмасын сәхнәгә әзерләп, бик күп авылларда куйдык. Чираттагы чыгышыбыз Кукмарада иде. Егермеләп үзешчән артист, ике йөк машинасына төялеп, Кукмараның мехчылар клубына килеп җиттек. Декорацияләр корып, сәхнә кирәк-яракларын әзерләгәндә "ах" иттек: "ишан"га сәдакага дигән тавыгыбыз онытылып калган бит. Инде нишләргә дип аптырап торганда, җитәкчебез Хаҗирә апа мәсьәләне тиз хәл итте. (Ул Кукмара районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең бертуган сеңлесе икән!) Аның ире Мөхәммәди абый белән Хәйдәр абыйларга киттек. Ашыгырга кирәк иде. Өйләренә килеп керүгә Хәйдәр абый белән Кәшифә апага эшнең нәрсәдә икәнен җиткердек. Хуҗа: "Бар, улым, кетәклектән бер тавыкны абыйларыңа биреп җибәр", - дип, безнең йомышны үтәүне улы Шамилгә тапшырды.

Кетәклектә инде караңгы, шулай да Шамил безнең сумкага бер кошны тотып салды.

...Спектакль башланды. Зал халык белән шыгрым тулы. Икенче күренеш бара. Мөхәммәди абый, җырлый-җырлый сәхнәгә чыгып, "ишан"га сәдакасын тапшыра (Ишан ролендә мин идем). Сумкасын ачып, тавыкка ябышуы була, кош, кулдан ычкынып, залга очты. Залда тамаша башланды. Тавык дигәнебез бик гайрәтле әтәч булып чыккан. Шулай итеп, спектакльнең әтәчле өлеше ун-унбиш минут дәвам итте. Барча халык гөр килә: кул чабулар, сызгыру һәм ... тынычлыгын югалткан әтәчнең кыткылдавы. Мескенне көч-хәл белән тотып, сәхнәгә китерделәр.

Инде әтәч маҗарасыннан котылдык дип, тамашаның соңгы пәрдәсенә җиткәндә, менә сиңа мә: ут сүнде. Ул вакытларда электр уты чыганаклары предприятиеләрнең үзләренеке иде. Алар төнге сәгать 11гә кадәр генә эшләгәннәр, күрәсең. Алдан сөйләшенмәгәч, дизельләрен гадәттәге график белән сүндереп куйганнар.

Шулай да безнең кәеф бозылмады. Киресенчә, бу борчулар безгә өстәмә маҗара гына булып тоелды. Кукмарадан күтәренке кәеф белән кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тавык дигәнебез әтәч булды